Умырткалык остеохондрозы — умырткалар арасындагы диск кимерчәкләренең дегенератив (бетүгә йөз тоткан) зарарлануы һәм янәшә булган умырткаларда, аларны әйләндереп алган тукымаларда барган реактив үзгәрешләр белән характерлана торган авыру.

Остеохондроз
Саклык белгечлеге ревматология[d]

Тормыш дәвамында һәр ике кешенең берсе аркасында яки муенында бу авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыртуны сизә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, умырткалык остеохондрозыннан Россия халкының 35 % ы интегә. Чынлыкта мондыйлар саны тагын да күбрәк, чөнки кеше хәле тәмам начарланмыйча, табибларга мөрәҗәгать итми, муендагы, аркадагы, калак сөяге астындагы авыртуларга, сызлауларга түзә, узар әле дип өметләнә, тик күбесенчә авырту үзеннән-үзе бетми. Дә­ валанмаган авыру икенче төрле чир «рәвешендә» (мәсәлән, йөрәк авырту) сиздерә башлый, кайвакыт табиблар да дөрес диагноз куя алмый аптырый.

Остеохондроз авыруы вакытында умырткалыкка тозлар утыра. Тозлар Һәм артык зурайган сөякләр умырткадан чыгучы нерв тамырчыкларын кысып, авырту тойгысы тудыра.

Умырткалык аномалиясе (нормадан читкә тайпылу), умырткалык каналының тумыштан тар булуы, физик киеренкелек, вибрация (мәсәлән, транс­ порт йөртүчеләрдә), аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше, артык симерү, травмадан соң катлауланулар һәм башкалар чиргә китерүче сәбәпләр булып тора.

Авыру теләсә кемгә «һөҗүм итәргә» мөмкин. Туган-тумачаның берәрсендә әлеге чир булса, аның нәселдән нәселгә күчү мөмкинлеге арта. Туңу, стресс, нерв киеренкелекләре дә авыруны кузгатып җибәрергә сәбәп була ала.

Умырткалык остеохондрозы төрлечә сиздерә. Физик киеренкелек бул­ ганда кискен, ток белән бәргәндәй кисеп авырту күзәтелергә яки авыр­ ту эчке әгъзаларга «бирелергә» мөмкин. Кайвакыт авырту шулкадәр көчле булып, кеше урыннан да кузгала алмый тора. Эш шунда, бу авыру вакытында умыртка арасындагы дисклар, кысыла, чатный һәм амортизация , ясау функциясен үти алмый башлый. Диск умырткадагы урыныннан бүлтәеп чыгып, бүсер ясалуга китерә. Умырткалык кырыйлары бүлтәя һәм умырткалыктан чыккан арка мие җепселләрен кыса.

Диагноз кую өчен рентген белән тикшерәләр. Умырткалыкка магнит-резонанс томографиясе (МРТ), компьютер томографиясе (КТ), миело-в графия кебек тикшерүләр уздырылырга мөмкин. Тикшерү вакытында умырткалыкта барган персистенцияле симптоматиканы һәм неврологик ’ дефицитны, үзгәрешләрне, шешне һәм травманы аерырга була.

Дәвалау процессында умырткаларны тарттырып дәвалау, эпидураль блокада, авырту аркасындагы спазмны бетерү өчен прокаин эремәсе кертү, кыска вакыт тәэсирле авырту басучы, сенсибилизациягә каршы дарулар, витаминнар (пиридоксин, цианокобаламин) кулланыла. Авыру озакка киткәндә—амитриптилин, транквилизаторлар билгеләнә. Физиотерапия, ЛФК, мануаль дәвалану, массаж, энәләр кадап дәвалау кулланыла.

Умырткаара дисклары бүсереннән барлыкка килгән авыртуларны еш кына операция ясап дәвалыйлар. Күп вакыт бу чирне консерватив дәвалау методы белән дә җиңеп була. Авыртуны баса торган дарулар нервларны кысучы шеш ялкынсынуын бетерә, авыртуга китерүче икенче сәбәп — мускуллардагы спазмны бетерергә махсус билгеләнгән препаратлар ярдәм итә. Массаж һәм физиотерапия дәвалауда мөһим роль уйный.

Балалар һәм яшүсмерләрне дәвалау, зурларны дәвалаган кебек, авыруның клиникасын һәм үзенчәлеген истә тотып, гомуми принциплар белән алып барыла. Комплекслы консерватив дәва авыртуны басу, медикаментлар белән тәэсир итү, физик методлар куллануны үз эченә ала. Балаларга, шулай ук өлкәннәргә дә каты урында йоклау тәкъдим ителә.

Профилактика йөзеннән гәүдә авырлыгын киметү, гомуми физик халәтне яхшырту зарур, бик авыр әйберләр күтәрмәскә, кискен бөгелешләр, борылышлар, хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә. Авыртуны басам дип . кайнар ванна керергә ярамый. Авырту көчле булганда, киеренкеләнгән мускуллар йомшарып китәрлек уңай поза табырга тырышырга кирәк. Бу позада авырту бераз булса да кимер.

Умырткалык остеохондрозын дәвалау өчен халык медицинасында да ; шактый нәтиҗәле чаралар бар. * Авырткан җиргә керән яфрагы ябып, 20 минут җылы итеп төреп тотарга. *Яшел әрекмән яфрагын юып, аскы ягы белән авырткан урынга ябарга һәм компресс кәгазе куеп, өстеннән җылы итеп төреп бәйләргә кирәк. *Кара торманы әрчемичә угычта уарга (керән тамыры да ярый). Согын сыгарга да, тормасын табигый тукымага төреп авырткан урынга куярга.

Өстеннән компресс кәгазе яки полиэтилен ябып, йон шәл яки шарф белән бәйләп куярга. Яндыра башлагач, компрессны алырга. * 1 аш кашыгы киптереп вакланган нарат җиләгенә (брусника) 1 стакан су кайнатып салырга, 20-30 минут төнәткәч сөзәргә. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы күләмендә эчәргә.

Искәрмәләр үзгәртү