Артюшкова Ольга Викторовна (20 сентябрь 1948 ел) — геолог. Геология-минералогия фәннәре докторы (2010).

Ольга Артюшкова
Туган 20 сентябрь 1948(1948-09-20) (75 яшь)
Черкасы, Киев өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре җирбелгеч
Гыйльми дәрәҗә: Геология-минералогия фәннәре докторы

Биографиясе үзгәртү

Ольга Викторовна Артюшкова 1948 елның 20 сентябрендә Черкассы шәһәрендә туган. И. В. Артюшковның апасы. 1971 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Бөре районының Осиновка урта мәктәбендә укыта. 1973 елдан алып Геология институтында эшли: өлкән лаборант, 1993 елдан башлап — өлкән гыйльми хезмәткәр, 2001 елдан — лаборатория мөдире. Фәнни эшчәнлеген девон биостратиграфиясенә багышланган. Артюшкова О. В. Көньяк Уралның көнчыгыш битләве девонының вулканоген-утырма катламнарын тикшерә: конодонт фаунасын өйрәнү нигезендә аларның стратиграфик эзмә-эзлелеге раслана, җентекле стратиграфия схемасы эшләнә; ярлыкап, актау свиталары аерып күрсәтелә; Баймак-Бүребай свитасы, Карамалытау свитасы күләме һәм чикләре аныклана.

Лаборатория составында: мөдире - геолого-минералогия фәннәр докторы О.В. Артюшкова (палеозой стратиграфиясе, девон конодонты), өлкән гыйльми хезмәткәр геолого-минералогия фәннәр кандидаты Р.Р. Якупов (ордовик һәм силур стратиграфиясе, хитинозойлар), өлкән гыйльми хезмәткәр геолого-минералогия фәннәр кандидаты А.М. Фазлыәхмәтов (литогеохимия),гыйльми хезмәткәр К.М.Мавринская (ордовик һәм силур һәм түбәнге девон стратиграфиясе), кече гыйльми хезмәткәр Р.с.Тагариева (югары девон конодонтлары), кече кече гыйльми хезмәткәр Р.И.Зәйнуллин (түбән девон утырмаларының литогеохимиясе)[1].

50-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Палеонтологическое обоснование стратиграфического расчленения дофаменских вулканогенных комплексов Верхнеуральского и Магнитогорского районов. Уфа, 1998 (автордаш);
  • Стратиграфия и корреляция девонских отложений Сибай-Баймакского района Башкирии. Уфа, 2002 (автордаш);
  • Стратиграфия и корреляция девонских отложений Магнитогорской мегазоны Южного Урала. Уфа, 2010 (автордаш).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү