Олы Урда (тат. Олуг Урда, Тәхт Ил)- Алтын Урданың турыдан-туры варисы төсендә 1433 елда, Кече Мөхәммәт һәм Сәетәхмәт ханнар чорында барлыкка килгән татар дәүләте.

Олы Урда
Олуг Урда
Тәхт Ил

اولوغ اوردا
تخت ايل

1433 ел — 1502 ел



Башкала Сарай-Бәркә
Зур шәһәрләр Азак, Сарай-Бәркә
Тел(ләр) Иске татар теле
Дин Ислам
Идарә итү төре монархия

Бу ханнар арасындагы көрәш Кече Мөхәммәтнең җиңүе белән төгәлләнә һәм ул Олы Урдага нигез салучы булып санала.

Территориясе үзгәртү

Бу - Идел белән Дон арасындагы киң далаларны биләгән бик зур күчмәләр дәүләте. Аның ханнарының резиденциясе, бигрәк тә җәен, Азак шәһәренә урнашкан була.

Шушы шәһәрдә 1452 елга кадәр яшәгән итальян Иосифат Барбаро нигездә Олы Урда татарлары турында язып калдырган.

Олы Урда ханнары үзгәртү

  1. Саед-Әхмәд-хан, Кәримбирде улы, (14351465)
  2. Әхмәт-хан, Кече Мөхәммәд-хан улы, (14651481)
  3. Сәед-Әхмәд-хан, (1481)
  4. Ибәк, (1481)
  5. Мортаза-хан, (14811485)
  6. Сәед-Әхмәд-хан, (14851487)
  7. Ибәк, (1487)
  8. Мортаза-хан, (14871491)
  9. Миңле I Гәрәй, (1491)
  10. Ибәк, (1491—1495)
  11. Шәех Әхмәд-хан, (14951502)

Әхмәт хан чоры үзгәртү

Дәүләт Кече Мөхәммәтнең улы һәм Әстерхан ханлыгына нигез салган Мәхмүтнең энесе Әхмәт идарә иткән елларда (1459-1480) үз куәтен шактый ныгыта. 100 меңле гаскәре булган Әхмәт хан татарларның Мәскәү өстеннән элеккеге хакимиятен яңадан торгызырга омтылып карый: 1476 елда Иван IIIгә ел саен җыела торган салымны түләүне таләп итеп хат җибәрә, ләкин олы кенәз, шуңарчы ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта. 1480 елда ике якның да гаскәре Уканың кушылдыгы Угра елгасы буенда очраша. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. Мәскәү рәсми рәвештә татар йогынтысыннан чыга.

Олы Урда 1502 елга кадәр, Миңлегәрәй хан аның көнбатыш җирләре белән бергә төп халкын Кырымга кушканчы яши. Олы Урда татарларының калган өлеше Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы халыкларына кушыла.

Чыганаклар үзгәртү