Оле́г Вале́рьевич Знаро́к (лат. Oļegs Znaroks; 1963 елның 2 гыйнвары, Усть-Катав, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР) — совет һәм Латвия хоккейчысы һәм хоккей буенча тренеры. Русиянең атказанган тренеры (2013 ел)[1]. 2010 елдан 2014 елның 25 мартына кадәр Динамо хоккей клубының баш трененры булып эшли. 2014 елның 26 мартында хоккей буенча Русиянең җыелма командасының баш тренеры булып 4 елга билгеләнә[2][3]. Дуслык ордены белән бүләкләнгән (2012)[4].

Олег Знарок
Туган телдә исем Олег Валерьевич Знарок
Туган 2 гыйнвар 1963(1963-01-02) (61 яшь)
Усть-Катав, Чиләбе өлкәсе
Милләт рус
Ватандашлыгы Алмания
Һөнәре шайба хоккее буенча тренер, Русия милли хоккей командасының баш тренеры
Балалар Алиса Олеговна Знарок[d]
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Трактор

 Олег Знарок Викиҗыентыкта

2001 елдан башлап Алмания ватандашы[5][6].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Олег Знарок 1963 елның 2 гыйнварында Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав бистәсендә күренекле футбол тренеры Валерий Петрович Знарок гаиләсендә дөньяга килә.

Спорт карьерасы башында «Трактор» Чиләбе хоккей клубы өчен уйный. 19831992 елларда Риганың «Динамо» клубында чыгыш ясый. 1992 елда Американың Милли хоккей лигасында бер сезон үткәрә, аннары Алманиягә күченә һәм төрле алман клублары өчен уйный.

 
Олег Знарок — Латвия җыелма командасының баш тренеры (2009 елгы фоторәсем)

Уенчы карьерасын 2002 елда тәмамлый. Берничә ел Латвиянең яшьләр җыелма командасын җитәкли һәм Латвия җыелма командасының баш тренерының ярдәмчесе була.

2006 елдан алып 2011 елга кадәр Латвия җыелмасының баш тренеры була.

2008 елның 2 апреленнән 2010 елның 30 апреленә кадәр КХЛның Эчке эшләр Министрлыгы хоккей клубының баш тренеры була.

2010 елның 26 маенда КХЛның 2009/2010 елгы сезонының иң яхшы тренеры буларак таныла[7].

2010 елдан 2014 елның 25 мартына кадәр Мәскәү Динамо хоккей клубының баш тренеры була. 2012 елның 25 апрелендә «Динамо» хоккей клубы аның җитәкчелегендә Гагарин Кубогын алуга ирешә. 2013 елның 17 апрелендә «Динамо» икеләтә Гагарин Кубогы иясе була.

2014 елның 26 мартында Олег Знарок Зиннәтулла Билалетдиновка алмашка Русиянең хоккей буенча җыелма командасының баш тренеры буларак дүрт елга билгеләнә[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мутко Знарокка һәм Витолиньшка Русиянең атказанган тренерлары исемнәрен бирә // rsport.ru (2013 елның 21 мае)
  2. 2,0 2,1 Олег Знарок Русиянең хоккей буенча җыелма командасын җитәкли. Команданың баш менеджеры булып Андрей Сафронов билгеләнә. // interfax.ru (26 марта 2014 года)
  3. Хоккей. Сафронов һәм Знарок Русиянең җыелма командасы башында // news.sport-express.ru (2014 елның 26 марты)
  4. Главный тренер ОХК "Динамо" Олег Знарок награждён орденом Дружбы. Главный тренер московского хоккейного клуба "Динамо" Олег Знарок и его помощник Харийс Витолиньш награждены орденом Дружбы во время церемония чествования чемпионов КХЛ. // sport.ru.msn.com (24 мая 2012 года)(үле сылтама)
  5. Владислав Третьяк: «Вопросов по немецкому гражданству Знарка быть не должно». // itar-tass.com (28 марта 2014 года)
  6. ФХР не волнует, что у Знарка немецкое гражданство. // news.sport-express.ru (28 марта 2014 года)
  7. КХЛның 2009/2010 елгы сезонының иң яхшы тренеры булып Олег Знарок таныла. // infox.ru (2010 елның 26 мае)