ОМОН яки аерым әһәмиятле мәбил әтрәт (элек — аерым әһәмиятле милитсә әтрәде, рус. ОМОН, отряд мобильный особого назначения, искечә — отряд милиции особого назначения) — Россия территориясендәге «кайнар нокталар», масскүләм акцияләр һәм чараларда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре чишелешенә тартыла торган махсус полиция бүлекчәләре.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында ОМОН хезмәткәрләре

Гади полиция белән чагыштырганда, ОМОН бүлекчәләре алардан яхшырак коралланганнар; шуның өстенә ОМОН хезмәткәрләре махсус хәзерләп чыгаруны үтәләр.

ОМОНның беренче 19 әтрәт 1988 елның 3 октябрендә оештырылганнар. Иң башта ул өч ССРБ республикаларының 12 шәһәрендә булган (шул исәптә Мәскәү, Ленинград, Минск, Рига); ССРБ таркалуыннан соң ОМОН бүлекчәләре Мәскәүдә һәм Петербургnа гына калганнар. Соңрак ОМОН РФның башка эре шәһәрләрдә дә оештырылган (Түбән Новгород, Новосибирск, Екатеринбург һ. б.). 1990-елларның башына ОМОН әтрәтләре һәр халык саны буенча 500 000 кешедән артык шәһәрләрдә диярлек бар булганнар.

Охшаш чит илләрдәге оешмалар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү