Ляпина Нәфисә Кәбир кызы (15 декабрь 1933 ел) — галим-химик, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1995), химия фәннәре докторы (1983), профессор (1986), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976).

Нәфисә Ляпина
Туган 15 декабрь 1933(1933-12-15) (90 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976), «Хөрмәт Билгесе» ордены (1981), 2нче дәрәҗә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (1999)
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы

Биографиясе үзгәртү

Нәфисә Кәбир кызы Ляпина[1] 1933 елның 15 декабрендә БАССРның Кырмыскалы районы Сахай авылында туа. Ата-анасы мәктәптә гарәп теле укытучысы булып эшли. Башкорт язмасы латиницага күчкәч, педагоглар эшсез кала. Бакчачылык эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Гаилә авыл хуҗалыгы инвентаре, трактор сатып ала. Әмма күмәкләштерү вакытында гаилә башлыгын төрмәгә ябалар, хатынын балалары белән сөргенгә җибәрәләр. Сөргендә Урта Азиядә, төньякта Архангельскида булалар. Атасын бер чыгаралар, бер кире утырталар. Ул 1942 елда сөргендә чагында вафат була.

Сугыштан соң, 1945 елда, гаилә Уфада төпләнә. Нәфисә Кәбир кызы Уфада 1-нче кызлар мәктәбендә укый, аны бишле билгеләренә тәмамлый.

1955 елда Нәфисә Кәбир кызы Уфа нефть институтын тәмамлый. Аннан соң Яңа Уфа нефть эшкәртү заводында оператор, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Химия бүлегендә өлкән лаборант (1956-1957), кече гыйльми хезмәткәр (1957-1958); Органик химия институтында гыйльми хезмәткәр (1961-1962), тематик төркем җитәкчесе (1962-1967); өлкән гыйльми хезмәткәр (1965-1967), лаборатория мөдире (1967-2007), баш гыйльми хезмәткәр (2007 елдан) булып эшли.

«Сульфидларның терекөмеш тозлар белән комплекслы берләшмәләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Нәфисә Кәбир кызы - Башкортстанда химия буенча докторлык диссертациясе яклаган беренче хатын-кыз. Докторлык диссертациясенең (1983) темасы — «Нефть дистиллятларының күкерторганик берләшмәләрен тикшерү». Фәнни хезмәтләре табигый углеводородларның күкерторганик берләшмәләре структурасын һәм үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган. Н.Ляпина тарафыннан Рәсәй һәм якын чит илләр нефтендәге 74 типтагы күкерторганик берләшмәнең тулы структура‑төркем составы билгеләнә, беренче тапкыр нефтьтә һәм газ конденсатында сульфоксидлар һәм сульфоннар барлыгы ачыклана. Углеводород чималын меркаптансызлаштыру,нефть һәм газ эшкәртү заводларының ң сульфидлы‑селтеле калдыкларын регенерацияләү процессы эшләнә.

Нәфисә Кәбир кызының укучылары арасында 3 фән докторы һәм 16 фән кандидаты бар.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Ляпина Н. К. — 600-ләп гыйльми хезмәт, шул исәптән 56 авторлык таныклыгы һәм патент авторы.
  • Современное состояние проблемы исследования органических соединений серы нефти // Успехи химии. 1982. К. 51. Вып. 2.
  • Химия и физико-химия сераорганических соединений нефтяных дистиллятов. М.: Наука, 1984.
  • Башкортстан: Краткая энциклопедия. Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996.
  • Five Hundred Ledgers Influence. American biographical Institute, 1994.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976)
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1981)
  • 2нче дәрәҗә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (1999)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ЛЯПИНА Нафиса. әлеге чыганактан 2013-02-13 архивланды. 2013-02-01 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов, к. 4. Л-О. 2008. -672 с. ISBN 978-5-88185-068-5.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.