Нәселдәнлек — барлык организмнарның үзләренә хас сыйфатларны киләчәк буыннарга тапшыру сәләте. Шуның белән җенесле үрчүдә күзәнәкләрнең биохимик, физиологик, морфологик, материаль структуралары буыннан буынга күчеп бара. Һәм ул тере җан ияләренең индивидуаль үсешендә мөһим роль уйный. Нәселдәнлек организмнарның яшәешен тәэмин итә.

Дөрес, аларның яшәешенә үзгәрүчәнлек күренеше дә хас. Соңгысы индивидларның төрлелеген дә барлыкка китерә. Нәселдәнлек белән үзгәрүчәнлек бер-берсенә капма-каршы тенденцияләр буларак, материалистик диалектикада каршылыклар кануны хәрәкәт итүен чагылдыра.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.