Нәзирә Мохтарова

невропатолог, профессор

Нәзирә Мохтарова, Нәзирә (Назирә[1]) Җиһанша кызы Мохтарова (Мөхәммәтшина, 1927 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Саба волосте, Байлар Сабасы) — табиб-невропатолог, медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1983). 1948—1964 елларда Кыргыз дәүләт медицина институтында, 1964 елдан Киевта Бөтенсоюз Гигиена, токсикология, пестицидлар, полимерлар һәм пластмассалар фәнни-тикшеренү институтында хезмәт куя. Хезмәтләре химик матдәләр, полимерлар һәм пластик массалар тәэсирендә барлыкка килгән токсик-аллергия авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм кисәтүгә багышланган[2].

Нәзирә Мохтарова
Файл:.jpg
Туган телдә исем Нәзирә Җиһанша кызы Мохтарова
Туган 18 гыйнвар 1927(1927-01-18) (97 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Байлар Сабасы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Украина Украина
Һөнәре невропатолог, профессор
Җефет Әфләтүн
Ата-ана
  • Җиһанша (әти)
  • Мөнәвәрә (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1927 елның 18 гыйнварында ТАССР Мамадыш кантоны Саба волосте (хәзерге Саба районы үзәге) Байлар Сабасында туган. Әтисе Җиһанша, икътисадчы, әнисе Мөнәвәрә, укытучы.

1942—1947 елларда Казан дәүләт медицина институтында белем алган.

Фрунзе үзгәртү

Казанда югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч юллама белән Кыргызстан ССРга, Фрунзе шәһәрендәге 4 еллык укытудан 6 еллык укытуга күчкән Кыргыз дәүләт медицина инстиутына(рус.) җибәрелә. Яшь галим Фрунзеда 1948—1964 елларда эшләгән. Әлеге югары уку йортында гранозанның(рус.) кешегә тәэсирен өйрәнә башлый. 1960-еллар — СССРда, ашлыксыз калмас өчен, авыл хуҗалыгы үсемлекләре корткычларына каршы пестицидларны, агулы химикатларны күпләп куллану башланган чор. Моның бер яктан файдасы булса, икенче яктан, халыкка зыяны да күп була: кешеләр күпләп агулана, үлем очраклары күзәтелә.

Нәзирә Җиһанша кызы төзелешендә терекөмеш булган әлеге матдәнең клиникасы, диагностикасы турында беренчел мәгълүматны туплый. Агулану очрагында дәвалау һәм агулануны кисәтү чаралары турында уйлана. Микъдары арткан очракта гранозанның куркыныч агуга әйләнүен исбатлый. Күп санлы гадәттән тыш комиссияләргә җитәкчелек итеп, Фрунзе дәүләт медицина институтында кандидатлык диссертациясе якларлык белем туплый.

1964 елда Алматы дәүләт медицина институтында «Гранозан белән хроник агулану чорының башлангыч һәм ерак чорында нерв системасының торышы» (рус. Состояние нервной системы в раннем и отдаленном периодах хронической интоксикации гранозаном) дигән темага медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[3].

Киев үзгәртү

1965 елда, әлеге тармак буенча СССРда бердәнбер медицина фәннәре кандидаты булуын исәпкә алып, СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы Нәзирә Җиһанша кызын Киевка, яңа ачылган Бөтенсоюз Гигиена, токсикология, пестицидлар, полимерлар һәм пластмассалар фәнни-тикшеренү институтына (рус. ВНИИГИНТОКС, Всесоюзный научно-исследовательский институт гигиены и токсикологии пестицидов, полимерных и пластических масс)[4] күчерә. Институтның беренче (1964—1982) директоры СССР Медицина фәннәре академиясе академигы Л. И. Медведьның(рус.) докторлык диссертациясе гранозанны теоретик яктан өйрәнүгә, Н. Мохтарованың гыйльми эзләнүләре әлеге агулы матдә белән агулану очракларын кисәтү һәм дәвалауга булышуга багышланган була. 15 еллап бу өлкәдә тикшеренүләр, эзләнүләр алып бара. Ашыгыч ярдәм күрсәтүче табиб сыйфатында, Нәзирә Җиһанша кызы СССРның агулану очраклары күзәтелгән төбәкләрендә була, дәвалый, тәҗрибә туплый. Агулаучылар, амбар мөдирләре, чәчүчеләр, агрономнар, гомумән, химикат кулланучылар арасында һөнәри авыруны булдырмау, нерв ялкынсынуын кисәтү чараларын эшләү, зыян күрүнең клиник классификацияләү ысулын булдыру, дәвалау-реабилитацияләү чараларын табу җәһәтеннән Н. Мохтарова тарафыннан 1392 кеше тикшерелгән, әлеге темага караган 463 дөнья әдәбияты анализланган.

1980 елда Н. Мохтарова «Авыл хуҗалыгын химияләштерү шартларында хлорлы һәм терекөмешле органик матдәләр, пестицидлар төркеме китереп чыгарган нерв системасы патологиясе» (рус. Патология нервной системы, вызванная воздействием хлор-, ртутьорганических и комплекса пестицидов в условиях химизации сельского хозяйства) темасына медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклый[5].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Үз темасы буенча 12 фәнни конференция, съезд, симпозиумда, Япониядә һәм Беларусиядә узган авыл медицинасы халыкара конгрессларында чыгыш ясаган.

Химик этиологиянең клиник патологиясе, пестицидлар куллану рәвеше, авыруларга диагноз кую, авыл гигиенасы һәм халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләре һ. б. турында 23 мәкаләсе совет һәм чит ил журналларында басылган. «Гранозан белән агулануны ничек кисәтергә?» дигән доклады СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының үзәк санитария мәгарифе фәнни-тикшеренү институтында хуплау таба[6]. Лекцияләре югары уку йортлары программаларына кертелә. Пестицидлар турында белешмәләр чыгаруда катнаша.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мохтарова Назирә. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 167нче бит
  2. Мухтарова, Назира Джиганшиевна. «Милләттәшләр» порталы
  3. Мухтарова, Назира Джиганшиевна. Российская государственная библиотека, 1964(рус.)
  4. Институт гигиены и токсикологии. 2023 елның 17 октябрь көнендә архивланган. Киев. Энциклопедический справочник(рус.)
  5. Мухтарова, Назира Джиганшиевна. Российская государственная библиотека, 1979
  6. Санитарно-просветительная работа по профилактике пищевых отравлений гранозаном. Центр. ин-т сан. просвещения М-ва здравоохранения СССР(рус.)