Нугайбәк ӘсәновБашкортстанда 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашучы, Е. И. Пугачевның полковнигы.

Нугайбәк Әсәнов
Туган Чалпы
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре полковник
Катнашкан сугышлар/алышлар Пугачёв күтәрелеше[d]

Биографиясе үзгәртү

Нугайбәк Әсәнов (Хәсәнов) чыгышы белән Казан даругасы Юрмый улусы Чалпы авылы башкортларыннан[1]. Әлеге авыл хәзер Татарстанның Азнакай районына керә.

1772 елда Юрмый вулысы старшинасы Биккенә Яушевның командасында хезмәт итә[2].

1774 елның 15 гыйнварында Аргыл Асаев белән бергә Казан губернасының Зәй крепостен ала. 17 гыйнварда полковник Ю. Бибиковтан җиңелә һәм Нугайбәк крепостенә чигенә[2].

1774 елның февраль-мартында Каранай Моратов, Ишкар Арысланов һәм В. И. Торнов белән бергә Бакалы һәм Нугайбәк ныгытмалары тирәсендә сугыша.

1774 елның апреленнән сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый. 1798 елда 12-нче башкорт кантонында старшина булып хезмәт итә.

Исеменнән кантон башлыклары Нугайбәковларның нәселе барлыкка килгән. Нугайбәк Асановның уллары Сәлтәш һәм Көрмәнкәй 1816 елда 12 нче башкорт кантонында старшина булып хезмәт итә, туганнары Шаһингәрәй Көрмәнкәй улы Нугайбәков һәм Солтангәрәй бу кантонның башлыгы булалар[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Таймасов С. У. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  2. 2,0 2,1 2,2 Таймасов С. У., 2000

Әдәбият үзгәртү

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.

Сылтамалар үзгәртү

  • Таймаҫов С. У. Нуғайбәк Әсәнов // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.