Нөкес
Нөкес (үзб. Nukus, Нукус, каракалп. Noʻkis, Нөкис) — Үзбәкстанның Каракалпакстан Җөмһүриятендә урнашкан шәһәр. Диңгез дәрәҗәсеннән 76 метр биеклектә урнашкан. Климаты континеталь.
Нөкес | |
ингл. Nukus | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1860 |
---|---|
Рәсми исем | Nukus |
Дәүләт | Үзбәкстан |
Нәрсәнең башкаласы | Каракалпакстан |
Административ-территориаль берәмлек | Каракалпакстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 319 583 (1 гыйнвар 2020) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 76 метр |
Мәйдан | 221 км² |
Почта индексы | 230100 |
Рәсми веб-сайт | nukus.by.ru һәм nukus.uzbekgo.com |
Нөкес Викиҗыентыкта |
Тарих үзгәртү
Шәһәр статусын 1932 елдан башлап йөртә.
Физик тәрбия һәм спорт үзгәртү
Якынча 230 спорт залы һәм спорт мәйданнары, шулай ук шәһәр стадионы, шәһәр спорт залы, 2 теннис корты, авыр атлетика заллары, көрәш заллары, ипподром, йөзү бассейннары, ишкәк ишү мәктәбе һ.б.
Белем алу үзгәртү
ҮзР Фәннәр академиясының Каракалпакстан бүлеге, 345 фән кандидаты, 30 фән докторы. 4 югары уку йорты: Каракалпакстан дәүләт университеты, Нөкес дәүләт педогогика институты, Ташкәнт педиатрия институтының Нөкес филиалы, Ташкәнт мәдәният институтының Нөкес филиалы. 80 академия лицее һәм кәсеп-һөнәр колледжлары. 43 урта мәктәп. 45 укуга кадәр урыны.
Манзаралар үзгәртү
Савицкий исемендәге дәүләт музее, Бердак музее, Xалыклар дуслыгы монументы, Бердак, Улугъбәк, Аҗинияз һәйкәлләре. Кала тирәсендә Зәрдөштлек урыннары. Мега Нукус.
Мәдәният һәм сәнгать үзгәртү
Бердак исемендәге музикаль-драма театры, Яшь тамашачылар театры, Госфилармония, курчак театры, 5 xалык ансамбле, республика радио һәм телевидениесе, Каракалпакфильм.
Халык үзгәртү
1939[1] | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1 гый 2020 |
---|---|---|---|---|
10 456 | ↗39 143 | ↗74 103 | ↗108 978 | ↗319 583 |