Ногай иле (Карсун районы)

Ногай илеСембер өлкәсе, Карсун районындагы татар авылы. Коры Карсун елгасы буенда урнашкан.

Ногай иле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Новопогореловское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00[2] һәм UTC+04:00[2]
Халык саны 609 (2010)[3]
Почта индексы 433228
Карта

Ногай иле язмаларда беренче тапкыр 1614 елда искә алына. Ул Сембердән дә борынгырак булып чыга.

Совет заманында Ногай илен күрше Коры Карсун авылына буйсындырып, бөлдерә язганнар иде. Хуҗалык идарәсе дә, оешмалар да, хәтта мәктәп тә шунда салынды. Үзгәртеп корулар башлангач ногайилеләр бу афәттән котылып, яңача яши башладылар.

«Алга» колхозы сакланып калган. Пилорама эшли. Күрше авыллар шикелле ногайлылар үз җирләрен Самарның инвесторларына тапшырмадылар. Фермерлар бар, үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр күп еллык үләннәр чәчеп, терлекләр тоталар.

Мәгариф үзгәртү

Ногай илендә кайчандыр ябылган мәктәбе яңадан торгызылып, 11-еллык татар мәктәбе буларак эшли. Биредә 65 бала укып йөри.

Сәгать поясы үзгәртү

 
Мәскәү вакыты

Ногай иле (Карсун районы) Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Халык үзгәртү

2002[4] 2010[5]
665 601

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99,5%).[6][7]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Калып:Карсун районы