МенделевийНобелий / Nobelium (No) Лоуренсий
Атом номеры 102
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[259,1009] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы кДж/моль
Кайнау температурасы K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Нобелий (лат. Nobelium, No) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 102. Ясалма рәвештә алынган трансфермий химик элемент, актиноидлар төркеменнән. Берничә тотрыксыз изотобы бар, шуларның иң озак вакыт саклана торганы 259 No, ярым таркалу чоры — 58 минут.

Символы үзгәртү

Нобелий элементының символы — No (Нобелий дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы үзгәртү

102-че элементны табу турында беренче булып 1957 елда Стокгольмда (Швеция) эшләгән галимнәр төркеме тарафыннан игълан ителә. Алар шулай ук Альфред Нобельнең хөрмәтенә элементны нобелий дип атарга тәкъдим итәләр. Ләкин соңрак бу мәглүмат башка лабораторияләр эше белән расланмый. 102-енче элемент беренче тапкыр 19631967 елларда тәҗрибәләр барышында Г. Н. Флеров төркеме тарафыннан Дубнадагы Атом-төш тикшеренүләре берләштерелгән институты тизләткечендә алынган. Алардан башка, шул ук вакытта элемент Берклидагы (Америка Кушма Штатлары) Калифорния Университетында алынган. 1992 елда халыкара фәнни җәмәгатьчелек Дубна физикларының 102-енче элемент ачу өстенлеген таный. СССР-да бу уңыш гыйлми ачыш дип таныла һәм 1963 елның 9 июлендә 34-енче № өстенлеге белән СССР Дәүләт ачышлары реестрына кертелә[1].

Совет тикшерүчеләре Фредерик Жолио-Кюри хөрмәтенә яңа элементты жолиотий (Jl) дип атарга тәкъдим итәләр, ә америкалылар аңа Нобелий (No) исемен бирәләр. Бу исемнәрнең икесе дә (No һәм Jl) төрле елларда, ИЮПАК карары буенса, 102-енче элементка Альфред Нобельнең хөрмәтенә нобелий исеме билдәләнгәнсе, Элементларның периодик таблицасында басылып йөри.

Чыгарып алу үзгәртү

Түбәндә изотоп 257No барлыкка китерә торган атом-төш реакциясенең мисалы күрсәтелгән:

 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Научные открытия России. Образование изотопа сто второго элемента — Нобелия периодической системы Менделеева.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү