Нина Добрушина ( 1968 елның 28 сентябрендә туган) - рус тел белгече, филология фәннәре докторы, лингвистик типология, семантика, социолингвистика буенча белгеч.

Нина Добрушина
Туган 28 сентябрь 1968(1968-09-28) (55 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Русия дәүләт һумантиар университеты
Һөнәре телбелгеч
Эш бирүче Югары икътисад мәктәбе
Ата-ана
Кардәшләр Ольга Роландовна Добрушина[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (2016)

2017 елдан - Югары икътисад мәктәбендә Халыкара тел конвергенциясе лабораториясе мөдире.

Биография үзгәртү

Ни́на Рола́ндовна Добру́шина математик Роланд Добрушин һәм рус диалектологы София Пожарицкаялар гаиләсендә туа.

1985-1991 елларда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә, 1991-1994 елларда - Россия дәүләт гуманитар университетының аспирантурасында белем ала.

1995 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында «Принципы и методы системного лексикографического описания междометий» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (Җитәкчесе Г. E. Крейдлин ).

Антверпен, Хельсинки , Collegium de Lyon университетларында стажировка үткән. "Бөтендөнья тел структуралары атласы" проектында катнаша (императив һәм оптатив бүлекләр).

2004 елдан ул Югары икътисад мәктәбендә укыта .

1988 елдан башлап Кавказда МДУ филология факультетының теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасының лингвистик экспедицияләрендә катнаша. шул исәптән, сван (Чини, Мулахи), мегеб ( Мегеб авылы), авар (Согратл авылы), годоберин, тсахур (Мишлеш авылы), арчин ( Арчиб авылы ) һәм башка телләр өйрәнә[1].

Дагыстанда күптеллелекне һәм Тел элемтәләрен өйрәнүгә һәм Дагыстанның күптеллелек Атласын эшләүгә багышланган проектның инициаторы һәм җитәкчесе булып тора [2] [3] . Шулай ук рус теленең устьян сөйләшен тикшерү, , Рус корпусының белем бирү порталын эшләү [4], даргин төркеменең мегеб телен сурәтләү[5] проектларында катнаша.

2016 елның 17 ноябре РФАнең В.В. Виноградов исемендәге Рус теле институтында «Семантика косвенного наклонения: корпусное исследование грамматической полисемии» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый [6] [7] . Шул ук елда диссертация Animedia Company компаниясе тарафыннан электрон монография буларак басыла.

2017 елдан - Югары икътисад мәктәбендә Халыкара тел конвергенциясе лабораториясе мөдире; лабораториянең фәнни җитәкчесе Джоханна Николс була [8] .

Лингвистик типология ассоциациясе әгъзасы.

Төп хезмәтләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 45 экспедиций Александра Евгеньевича Кибрика
  2. Научно-учебная группа "Исследование дагестанских языков корпусными и социолингвистическими методами" — Национальный исследовательский университет «Высшая школа экономики»
  3. amid
  4. архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-09-16, retrieved 2021-12-14 
  5. Научно-учебная группа «Языки Дагестана» — Национальный исследовательский университет «Высшая школа экономики»
  6. http://vak.ed.gov.ru/az/server/php/filer_new.php?table=att_case&fld=autoref&key[]=92325001&version=100(үле сылтама)
  7. Диссертации — Национальный исследовательский университет «Высшая школа экономики»
  8. Международная лаборатория языковой конвергенции — Национальный исследовательский университет «Высшая школа экономики»
  9. Сослагательное наклонение в русском языке - Издательство Animedia. әлеге чыганактан 2017-09-27 архивланды. 2017-09-26 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү