Барчукова Нина Сергеевна ( 29 октябрь, 1930 ел13 ноябрь, 1999 ел) — юрист, халыкара хокук һәм халыкара фәнни хезмәттәшлек буенча белгеч; Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаучы (1955); юридик фәннәр кандидаты, профессор, Россия халыклар дуслыгы университетының халыкара хокук кафедрасы (1997); ССРБ ФА өлкән гыйльми хезмәткәре

Нина Барчукова
Туган 29 октябрь 1930(1930-10-29)
Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 13 ноябрь 1999(1999-11-13) (69 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре хокук белгече
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Нина Сергеевна Барчукова 1930 елның 29 октябрендә Мәскәү өлкәсендә туган; 1955 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Шул ук елларда ул фән өлкәсендә эшли башлый — СССР Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәр була. 1967 елда Барчукова укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә: ул Патрис Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетында (РУДН) укыта башлый. Ике елдан соң, 1969 елда, Россия халыклар дуслыгы университетында «Международно-правовые (Международные) аспекты научного сотрудничества стран социалистического содружества» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый, оппонентлары булып профессор Лидия Монджорян һәм фәннәр кандидаты Геннадий Константинович Ефимов тора —Нина Сергеевна Барчукова юридик фәннәр кандидаты була.

Россиядә, 1997 елда Нина Барчукова Россия халыклар дуслыгы университетының юридик факультетына караган халыкара хокуе кафедрасы профессоры итеп сайлана. 1999 елның 13 ноябрендә Мәскәүдә вафат була һәм җирләнә.

Эшләре үзгәртү

Нина Сергеевна Барчукова йөздән артык фәнни эшләр авторы һәм автордашы булып тора, шул исәптән алты монографиясе бар; ул туризм өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең юридик мәсьәләләре, шулай ук — халыкара фәнни хезмәттәшлек белән шөгыльләнә:

  • Международное сотрудничество государств в области туризма / Н. С. Барчукова. — М. : Междунар. отношения, 1986. — 172 с.[1]
  • Правовое регулирование международного туризма на многосторонней основе : Учеб. пособие / Н. С. Барчукова; Гос. ком. СССР по нар. образованию. — М. : Изд-во Ун-та дружбы народов, 1990. — 81 с.; ISBN 5-209-00368-8.
  • К вопросу о международном научном сотрудничестве социалистических стран / Н. С. Барчукова, К. Г. Борисов // Советский ежегодник международного права. 1969 = Soviet year-book of international law. 1969 / Советская Ассоциация международного права. — М.: Наука, 1970. — С. 299—300.
  • Меры по усилению защиты консульскими учреждениями законных прав и интересов советских организаций и граждан за границей // Информационный бюллетень МИД СССР. М., 1989.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Барчукова Нина Сергеевна, 1930—1999 // Московский журнал международного права. — 2000. — № 1. — С. 387.
  • Российская ассоциация международного права, 1957—2007 : биографический словарь / [А. Х. Абашидзе и др.]. — [Санкт-Петербург] : [Изд. дом СПбГУ] : [Изд-во юридического фак. СПбГУ], 2007. — 322 с.; 24 см; ISBN 978-5-9645-0087-2.

Сылтамалар үзгәртү