Николай Василий улы Фёдоров (рус. Николай Васильевич Фёдоров) – ССРБ һәм Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Федераль Җыелышы Федерация Советының әгъзасы (2010 елдан), Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры (2012 елдан). Профессор, икътисади фәннәр докторы, юридик фәннәр кандидаты.

Николай Фёдоров
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры
Вазыйфада
21 май 2012 ел – 22 апрель 2015
Аңа кадәр Елена Скрынник
Дәвамчысы Александр Ткачев
РСФСР юстиция министры
Вазыйфада
14 июль 1990 ел – 23 декабрь 1991 ел
Аңа кадәр юк
Дәвамчысы Юрий Калмыков
Россия Федерациясе юстиция министры
Вазыйфада
14 июль 1990 ел – 23 декабрь 1991 ел
Аңа кадәр Владимир Аболенцев
Дәвамчысы юк
Чуашстан Республикасы президенты
Вазыйфада
21 гыйнвар 1994 ел – 29 август 2010 ел
Аңа кадәр -
Дәвамчысы Михаил Игантьев
Шәхси мәгълүмат
Туган 9 май 1958(1958-05-09) (65 яшь)
Чёдино, Мария Посады районы, Чуаш АССР, РСФСР, ССРБ
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан дәүләт университеты

Милләте буенча чуаш.

Биография үзгәртү

Николай Фёдоров 1958 елның 9 маенда Чуаш АССР Мария Посады районының Чёдино авылында туа (хәзер Яңа Чабаксар шәһәре эчендә). Толиково авылындагы мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. 1980 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетны тәмамлый һәм Чуаш дәүләт университетында «Совет хокукы» һәм «Фәнни коммунизм» дисциплиналарны укыта (1980—1982; 1985—1989). 1985 елда ССРБ Фәннәр акакдемиясе дәүләт һәм хокук институтының аспирантураны тәмамлый.

1989 елда ССРБ халык булып сайланыла. 19901993 елларда – РСФСР, ә аннаң соң Россия Федерациясе юстиция министры. 1993 елда, Борис Ельцин сәясәте белән риза булмау сәбәпле, отставкага чыга; шул ук елда Дәүләт Думасына депутат булып сайлана.

1994 елның гыйнварыннан – Чуашстан Республикасы президенты. 1997 елда икенче тапкыр, 2001 елда – өченче тапкыр сайланыла. 2005 елда дүртенче срокына билгеләнә.

2010 елның сентябреннән – Федераль Җыелышы Федерация Советының әгъзасы. 2012 елның 21 майенда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнә.[1][2].

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

  • III нче дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары» өчен ордены
  • IV нче дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары» өчен ордены
  • Хөрмәт ордены, һ.б. дәүләт бүләкләре

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү