Николай Жеребцов

Николай Жеребцов (Николай Георгий улы Жеребцов, 15 ноябрь 1904(1904-11-15), Казан, Россия империясе — 25 ноябрь 1979, Казан, РСФСР, СССР) — спортчы (авыр атлетика), цирк артисты, көрәшче. ТАССРның атказанган артисы (1969). 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасы призеры (1928), штанганы ике кул белән салмак күтәрү буенча СССР һәм дөнья рекордын куючы (1928). 1919-1928 елларда Казан циркында. «Рус баһадиры» көч аттракционы, «Яшьлек» татар цирк коллективын булдыручысы. 1980 елдан Казанда ел саен үткәрелә торган гер спорты турниры Жеребцов исемен йөртә.

Николай Жеребцов
Туган 15 ноябрь 1904(1904-11-15)
Казан, Россия империясе
Үлгән 25 ноябрь 1979(1979-11-25) (75 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]