Нефтехимик (хоккей клубы, Түбән Кама)

хоккей клубы, Түбән Кама (Татарстан, Россия)

«Нефтехимик» хоккей клубы (рус. Нефтехимик (хоккейный клуб)) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1968 елда нигез салынган профессиональ алкалы хоккей командасы. 2008 елдан Континенталь хоккей лигасында уйный.

Нефтехимик
Ил: Россия байрагы Россия
Шәһәр: Түбән Кама
Нигезләнгән: 1968 ел
Өй аренасы: Нефтехим Арена (на 5500)
Төсләр:                    
Хоккей лигасы: КХЛ
Баш тренер: Россия байрагы Олег Юрьевич Леонтьев
Рәсми сайт: hcnh.ru

Тарих үзгәртү

1968 елның 23 октябрендә Түбән Кама нефть химиясе комбинаты директоры боерыгы белән оештырылган хоккей командасы зур хоккейга үз юлын шәһәр ярышларыннан башлый.

Өч елдан соң Түбән Кама клубы Татарстан АССР беренчелегенең даими катнашучысы була. 1978/79 елгы сезонда «Нефтехимик» — ТАССР беренчелегенең икенче призеры, яңа сезонда В классында чыгыш ясау хокукы бирә торган путевка иясе.

10 елдан соң — 1989 елда — команда А классына юллама яулый.

1990-еллар башында «Нефтехимик» яңа үсеш фазасына керә: хоккей командасы базасында «Нефтехимик» хоккей-спорт клубы төзелә, ул чыгыш ясаган елларында Россия ачык беренчелегенең кече көмеш медальләренә ия була, Россия ачык чемпионатында җиңүче була, шулай ук «Поволжье» зонасының иң көчле биш командасы арасына керә.

Клуб тарихында күрсәткечләр буенча иң яхшы уенчылар үзгәртү

Соңгы яңарту: декабрь 2022
Гомуми
Уенчы Поз Уен Алка Тапшыру Очколар
  Ринат Касьянов Һөҗ 462 92 150 242
  Максим Пестушко Һөҗ 446 102 107 209
  Павел Порядин Һөҗ 339 92 92 184
  Игорь Полыгалов Һөҗ 456 91 89 180
  Василий Смирнов Һөҗ 409 95 84 179
  Сергей Коньков Һөҗ 355 69 74 143
  Марат Хәйруллин Һөҗ 321 60 52 112
  Максим Березин Сакч 436 33 53 86
  Павел Куликов Һөҗ 383 34 47 81
  Александр Брынцев Сакч 375 11 49 60
Алкалар
Уенчы Поз Алкалар
  Максим Пестушко Һөҗ 102
  Василий Смирнов Һөҗ 95
  Ринат Касьянов Һөҗ 92
  Павел Порядин Һөҗ 92
  Игорь Полыгалов Һөҗ 91
  Андрей Иванов Һөҗ 76
  Сергей Коньков Һөҗ 69
  Егор Миловзоров Һөҗ 66
  Дэн Секстон Һөҗ 60
  Марат Хәйруллин Һөҗ 60
Тапшырулар
Уенчы Поз Тапшырулар
  Ринат Касьянов Һөҗ 150
  Дэн Секстон Һөҗ 117
  Максим Пестушко Һөҗ 107
  Егор Миловзоров Һөҗ 103
  Павел Порядин Һөҗ 92
  Игорь Полыгалов Һөҗ 89
  Алексей Симаков Һөҗ 87
  Василий Смирнов Һөҗ 84
  Ренат Мамашев Сакч 75
  Сергей Коньков Һөҗ 74

— Статистика Плей-Офф матчларын исәпкә алып китерелә

Ребрендинг үзгәртү

Файл:Нефтехимик ХК 1.jpg
Иске логотибы

2017/2018 сезоны башланыр алдыннан «Нефтехимик» логотибын үзгәртә, аңа бүре куя һәм кызыл төс өсти. Ребрендинг КХЛ клубларының яңа бәяләү системасы белән бәйле. 2017 елның 19 августында рәсми рәвештә «Нефтехимик»ның яңа эмблемасы тәкъдим ителә. Шулай ук команданың формасы да үзгәртелә, традицион зәңгәр-ак төсләргә кызыл төс өстәлә[1].

Җитәкчелек үзгәртү

  • Ларионов Игорь Викторович — генераль директор

Тренерлар составы үзгәртү

  • Леонтьев Олег Юрьевич — баш тренер
  • Озимак Марцел — тренер
  • Митрошин Алексей Юрьевич — тренер
  • Ураков Александр Юрьевич — тренер
  • Никитин Андрей Борисович — видеотренер

Казанышлары үзгәртү

  • 2002 елгы Тампере Кубогы иясе
  • 2003 елгы Татры Кубогы иясе
  • 2007 елгы Лада Кубогы иясе
  • Мәскәү өлкәсе губернаторы Кубогы иясе 2007
  • 1995 елдан бирле алкаалы хоккей буенча Россия чемпионатында. Иң югары казаныш ― 2000/2001 елгы алкалы хоккей буенча Россия чемпионатында 6нчы урын
  • 2008 елгы сезоннан Континенталь хоккей лигасында. Иң югары казаныш ― 2009-2010 елгы КХЛ чемпионатында 6нчы урын
  • 2012 елда Чиләбе өлкәсе губернаторы Кубогын яулаучы
  • Латвия тимер юлы Кубогының көмеш призеры: 2011
  • 2017 елгы Казакъстан Президенты Кубогын яулаучы
  • 2017 елгы Башкортстан Республикасы Кубогын яулаучы
  • ТАНЕКО Кубогы иясе 2022

Хәзерге составы үзгәртү

Клубның рәсми сайты буенча
Уенчы Ил Кул Туу датасы Буе Авырлык
Капкачылар
Азат Шакиров   Сул 2.7.2002 183 см 69 кг
31 Ярослав Озолин   Сул 25.7.2000 186 см 82 кг
Филипп Долганов   Сул 17.7.1998 181 см 73 кг
39 Андрей Тихомиров   Сул 30.06.1995 187 см 86 кг
77 Эмиль Гарипов   Сул 15.8.1991 188 см 89 кг
Сакчылар
7 Никита Хлыстов   Сул 23.7.1993 189 см 89 кг
13 Лукаш Клок   Сул 7.6.1995 185 см 88 кг
22 Евгений Кашников   Сул 26.12.2002 196 см 91 кг
24 Артём Сериков   Сул 28.12.2000 186 см 85 кг
32 Илья Хохлов   Сул 20.10.1994 185 см 93 кг
33 Михаил Сидоров   Уң 25.6.1997 185 см 93 кг
45 Глеб Шаборшин   Уң 12.4.2001 184 см 78 кг
47 Ислам Гайнуллин   Сул 3.3.2003 187 см 86 кг
86 Руслан Петрищев   Сул 22.8.1997 192 см 93 кг
Һөҗүмчеләр
10 Данила Попов   Уң 11.11.2000 180 см 84 кг
11 Данил Шерстобитов   Сул 18.8.2003 180 см 78 кг
18 Александр Дергачёв Калып:Капитан спорт   Сул 27.9.1996 195 см 102 кг
23 Владимир Брюквин   Уң 22.1.1995 185 см 90 кг
28 Андрей Чивилёв   Сул 10.2.2000 184 см 75 кг
34 Рауль Якупов   Сул 21.6.2004 185 см 76 кг
36 Энтони Камара   Сул 4.9.1993 184 см 89 кг
52 Евгений Митякин   Сул 24.12.1997 192 см 95 кг
65 Наил Якупов   Сул 6.10.1993 180 см 88 кг
71 Андрей Белозёров   Сул 27.4.1996 181 см 94 кг
72 Сергей Купцов   Сул 6.10.1994 188 см 104 кг
81 Михаил Назаров   Сул 27.8.1996 185 см 92 кг
91 Булат Шәфигуллин   Сул 29.12.1999 185 см 87 кг
97 Дмитрий Жукенов   Сул 24.3.1997 181 см 79 кг
99 Рафаэль Бикмуллин   Сул 12.7.1997 178 см 82 кг

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Клублар (2016/17 сезоны)
КХЛ Көнбатыш конференциясе КХЛ Көнчыгыш конференциясе
Бобров дивизионы Тарасов дивизионы Харламов дивизионы Чернышёв дивизионы
  Динамо (Минск)   Витязь (Подольск)   Автомобилист (Екатеринбург)   Авангард (Омск)
  Динамо (Рига)   Динамо (Мәскәү)   Ак Барс (Казан)   Адмирал (Владивосток)
  Йокерит (Һелсинки)   Локомотив (Ярыслау)   Лада (Тольятти)   Амур (Хабаровск)
  Медвешчак (Загреб)   Северсталь (Череповец)   Металлург (Магнитогорск)   Барыс (Астана)
  СКА (С.-Петербург)   Сочи   Нефтехимик (Түбән Кама)   Куньлунь Ред Стар
  Слован (Братислава)   Торпедо (Нижгар)   Трактор (Чиләбе)   Металлург (Новокузнецк)
  Спартак (Мәскәү)   ҮСКА (Мәскәү)   Югра (Ханты-Мансийск)   Салават Юлаев (Уфа)
  Сибирь (Новосибирск)