Наталья Җиһаншина

Наталья Камил кызы Җиһаншина (1985 елның 24 декабре, Ленинград, ССРБ) — Россия гимнасткасы. Команда беренчелегендә Олимпия уеннарының бакыр призёры (2004), дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар көмеш призёры, ике тапкыр Европа чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры.

Наталья Җиһаншина
Туган 24 декабрь 1985(1985-12-24) (38 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре спорт гимнасты

 Наталья Җиһаншина Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Наталья Җиһаншина 1985 елның 24 декабрендә Ленинградта туа. Милләте буенча — татар. Әтисе — Камил Шамил улы, әнисе — Татьяна Степанасовна. Аның сеңлесе Гөлнара Галич (туган. Җиһаншина) — гимнастка, 2002 елгы яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында катнашучы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, хәзер тренер[1]; энесе Руслан Җиһаншин — гимнаст[2].

Маргарита Семенова җитәкчелегендә 5 яшьтән гимнастика белән шөгыльләнә башлый[3]. П. Ф. Лесгафт исемендәге физкультура һәм спорт университетын тәмамлый.

2000 елда яшьүсмерләр арасында Европа Чемпионатында команда беренчелегендә алтын медаль яулый.

2001 елда дөнья чемпионатында абсолют һәм команда беренчелекләрендә ике көмеш медаль ота[4].

2002 елда таянып сикерү буенча дөнья чемпионатының көмеш медален яулый. Ә моңа кадәр берничә ай элек ул ике тапкыр Европа чемпионы (команда беренчелеге һәм терәк сикерү) була, шулай ук ирекле күнегүләрдә көмеш медаль яулый; абсолют беренчелектә Наталья 4 нче була[5].

2003 елгы Дөнья чемпионаты алдыннан тренировкалар вакытында ботта көчле авырту сәбәпле, чемпионатны тәмамлау турында карар кабул итәргә мәҗбүр була[6].

2004 елның язында Наталья тезен җәрәхәтли. Операция кирәк була, аның нәтиҗәсендә мениск киселгән. Операция аркасында Европа чемпионатын калдырырга туры килә. Наталья 2004 елгы Россия чемпионатында һәм Бөекбританиядә халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Тиздән 2004 елгы җәйге Олимпия уеннарына рәсми рәвештә Россия җыелма командасына кертелә[7].

2004 елгы Җәйге Олимпия уеннарында Наталья Россия җыелма командасы составында команда беренчелегендә бракыр медаль яулый. Команда беренчелегендә ул бер снарядта чыгыш ясый — төрле биек борыслар (9.50 балл җыя). Соңрак Наталья борыста «перелёт Шушуновой» килеп чыкмавын таный[8]. Шәхси беренчелектә һәм аерым снарядларда финалларга уза алмый.

2004 елгы Җәйге олимпиададан соң Наталья 2008 елгы Җәйге Олимпия уеннарында апасы белән чыгыш ясарга теләге турында белдерә[8].

2005 елда күп санлы имгәнүләр һәм мотивация булмау сәбәпле, карьера тәмамлану турында игълан итә[9]

Аерылган, ике баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Выпускники СДЮСШОР № 1, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-03-12 
  2. Мама, теперь я буду отдыхать
  3. ЗИГАНШИНА Наталья Камиловна
  4. Ах ты наша корявенькая …, Archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-03-12 
  5. ЧЕМПИОНАТ ЕВРОПЫ-2002 (ЖЕНЩИНЫ): СВЕТЛАНА ХОРКИНА ВНОВЬ ЧЕМПИОНКА В АБСОЛЮТЕ. АЛЕНА КВАША СТАЛА ТРЕТЬЕЙ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-03-12 
  6. Наталья Зиганшина пропускает мировое первенство, archived from the original on 2016-08-18, retrieved 2021-03-12 
  7. От неё редко услышишь слово «устала», archived from the original on 2016-08-18, retrieved 2021-03-12 
  8. 8,0 8,1 Наталья ЗИГАНШИНА: «МНЕ ПОМОГАЕТ НЕ ТОЛЬКО ЧЕБУРАШКА», archived from the original on 2016-08-07, retrieved 2021-03-12 
  9. Бронзовый призёр Олимпиады-2004 Наталья Зиганшина: Наша сборная катится в пропасть

Сылтамалар үзгәртү