Наталия Беседнова

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Наталия Беседнова (2 февраль 1935 ел) — ССРБ һәм Россиянең галим-микробиологы һәм иммунологы. 1988-2010 елларда Г. П. Сомов исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры. Россия Фәннәр академиясе (2013) һәм Россия Медицина фәннәре академиясе (2000) академигы. Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы, профессор. ССРБ-ның Дәүләт премиясе лауреаты (1989).

Наталия Беседнова
Туган 2 февраль 1935(1935-02-02)
Үлгән 23 сентябрь 2023(2023-09-23) (88 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре биолог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Карьерасы үзгәртү

Беседнова Наталия Николаевна 1959 елда И. М. Сеченов исемендәге I-нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. 1960 елдан Россия Медицина фәннәре академиясенең эксперименталь медицина фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1980 елда Н. Н.  Беседнова «Экспериментальное и клинико-иммунологическое изучение псевдотуберкулезной инфекции» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1991 елда профессор гыйльми исемен ала. 1993 елда «микробиология» һөнәре буенча РМФА әгъза-корреспонденты, 2000 елда РМФА академигы итеп сайлана. 2001 елда Н. Н. Беседновага «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.

Н. Н. Беседнова җитәкчелеге астында 21 кандидатлык диссертациясе яклана.

Фәнни казанышлары үзгәртү

Н. Н. Беседнова 220 гыйльми хезмәт, шул исәптән 5 монография, 3 фәнни-популяр китап авторы. 20 уйлап табу авторлык таныклыгына һәм патентка ия.

Аның җитәкчелегендә корсак тифы, псевдотуберкулез, дифтерия иммунологиясе буенча эшләр циклы башкарылган. Ерак Көнчыгыш скарлатинага охшаган бизгәкне өйрәнү буенча эше өчен 1989 елда Н. Н. Беседнова институтның бер төркем хезмәткәрләре исәбендә ССРБ Дәүләт премиясенә лаек була.

Аның җитәкчелеге астында тинростим, митилан һәм транслам кебек иммунокорректорлар эшләгән.

Библиография[1] үзгәртү

  • Г. П. Сомов, Н. Н. Беседнова «Геморрагические лихорадки» (1981)
  • Г. П. Сомов, Н. Н. Беседнова «Опасность, таящаяся в природе» (1985)
  • Г. П. Сомов, В. И. Покровский, Н. Н. Беседнова, Ф. Ф. Антоненко «Псевдотуберкулез» (1990, 2001)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү