Нарә́к (таҗ. Норак) — Таҗикстанда Хәтлан вилаятендәге шәһәр. Дүшәнбедән көньяк-көнчыгыштарак 70 км ераклыкта урнашкан. Халык исәбе 20 мең кеше тәшкил итә.

Нарәк
Сурәт
Дәүләт  Таҗикстан
Нәрсәнең башкаласы Нурекский район[d]
Административ-территориаль берәмлек Хәтлан вилаяте
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 18 950 (2016)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 885 метр
Почта индексы 735300
Карта
 Нарәк Викиҗыентыкта

1960 елда Нарәк ГЭСы төзүе сәбәпле Нарәк кышлагы урынында хасил булды.

География үзгәртү

Нарәк Вәхыш елгасы ярында диңгез өстеннән 885 м биеклектә урнашкан. Шәһәр эченә берничә авыл һәм авыл җәмагате керә.

Сәнәгать үзгәртү

  • Нарәк ГЭСы: 1972 елда эшләтә башлаган, плотина биеклеге 300 м, электростанция куәте 3000 МВт, сусаклагыч өслегенең мәйданы 98 км²
  • тимер-бетон эшләнмәләр заводы
  • төгү фабрикасы
  • икмәк заводы

Стратегик объектлар үзгәртү

Нарәктә 2200 м биеклектә Россия һава-космик оборонасы гаскәрләренең космик хәл разведкасы системасының «Окно» («Нурек») оптик-электрон комплексы урнашкан.

Сылтамалар үзгәртү