Наилә Сәгыйрова - җырчы

Наилә Сәгыйрова
Туган 7 июль 1960(1960-07-07) (63 яшь)
Грозный шәһәре
Милләт татар
Белем Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, Саратов дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты (2011)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сәгыйрова Наилә Мингалим кызы1960 елның 7 июлендә Грозный шәһәрендә туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесының баян классында белем ала. 1979-1983 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый. Институтта уку елларында ул А.Шутиков оркестрында думбрада уйный, шул ук вакытта Рәфкать Гомәров җитәкләгән "Саз" ансамбленә йөри башлый. Р.Гомәров аның җырлау сәләтен күреп, аңа профессиональ рәвештә вокал белән шөгыльләнергә киңәш итә. Наилә Сәгыйрова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килә,аны бик теләп эшкә алалар. 1987-1992 елларда Саратов дәүләт консерваториясендә белем ала.

1983 елда Удмурт дәүләт филармониясе җырчы-солисткасы була. 1993-2013 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (әдәби-музыкаль лекторий, опера һәм камера музыкасы бүлегендә) солистка булып эшли. Якты аһәңле, матур тембрлы, лирик-колоратур тавышка ия җырчы опера һәм камера музыкасы бүлеге артистлары белән Татарстан һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә була. Ул шулай ук Татарстан республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, ТР симфоник дәүләт оркестры, ТР эстрада-симфоник дәүләт оркестрлары белән бик күп концертларда чыгыш ясый. Аның репертуарында татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре, романслары һәм халык көйләре урын алган.

Н.М.Сәгыйрова филармониядә эшләү елларында И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында да укыта.

Мактаулы исеме үзгәртү

Татарстанның атказанган артисты (2011)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү