Назататар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган җырлы-биюле уен.

Наза

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар җырлый-җырлый баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

“Наза” дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:

Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә. Уен шул рәвешле озак дәвам итәргә мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү