Надежда Мельникова-Папоушкова

Надежда Мельникова-Папоушкова (Папоушек) ( чех. Naděžda Filaretovna Melniková-Papoušková, 1891 - 1978 ) - Чехия фольклорчысы, мәдәният эшлеклесе һәм тәнкыйтьче.

Надежда Мельникова-Папоушкова
Туган телдә исем чех. Naděžda Melniková-Papoušková
Туган 23 ноябрь 1891(1891-11-23)[1][2][3]
Санкт-Петербург, Россия империясе[2][3]
Үлгән 10 июль 1978(1978-07-10)[1][2][3] (86 яшь)
Прага, Чехословакия[2][4][3]
Ватандашлыгы  Чехословакия
Һөнәре фольклорчы, тарихчы, тәрҗемәче, сәнгать белгече, публицист, Q125380827?
Җефет Jaroslav Papoušek[d]

Биография үзгәртү

Надежда Филаретовна Мельникова-Папоушкова (Папоушек) 1891 елның 10 ноябрендә (яңа стиль буенча 23 ноябрь) Санкт-Петербургта грузин кенәзе Багратионовлар гаиләсендә туган.[5]

 
Ярослав Папоушек
  Тышкы медиафайллар

Серпухов гимназиясен тәмамлагач, Мәскәүнең Югары хатын-кызлар курсларында укый, һәм 1914 елның 20 декабрендә диплом ала. Дипломда беренче иренең фамилисе - Кедрова язылган.

Мәскәүдә икенче ире - Чехия дипломаты Ярослав Папоушек белән таныша. Ярослав Беренче бөтендөнья сугышы ахырында Мәскәүдә Т. Г. Масарикның секретаре булып эшләгән. 1919 елда алар Прагага күченәләр. Монда Надежда Мельникова-Папоушкова укуын дәвам итә, 1919 - 1923 елларда Карл университетының сәнгать факультетында белем ала. 1922-1925 елларда Парижда École du Louvre мәктәбендә укый.

Ярослав Папоушек Боһемия һәм Моравия протекторатында немецларга каршы торуга нигез салучыларның берсе була. Надежда Филаретовна шулай ук каршылык чараларында катнашкан. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында ул журналист һәм тарихчы Франтишек Бауэр җитәкчелегендә Чехия журналистларының каршылык төркемендә катнашкан. Ярослав Папоушек 1941 елның декабрендә кулга алына һәм 1945 елның гыйнварында концлагерьда үлә. Бу вакыйгалардан соң, аның хатыны да кулга алына һәм Равенсбрюктагы концлагерьга җибәрелә. Ул исән кала, 1945-нче елда азат ителә, Чехословакиягә кайта һәм анда иренең үлеме турында белә. 1946 һәм 1950 елларда Мельникова-Папоушкова [[Оломоуц|Оломоуцтагы] Палацк университетында лекцияләр укый. 1960 елларда Надежда Мельникова Соботкада сынлы сәнгать буенча фәнни басмалар авторы [6] галим Карел Самшиняк белән таныша. Нәтиҗәдә, ул Чехиядәге музейларда һәм галереяларда берничә күргәзмә оештыра. Ул Šrámkova Sobotka - чех теле, сөйләм һәм әдәбият фестивалендә катнаша, «Zpravodaje Šrámkovy Sobotky» бюллетенен бастыруда үз өлешен кертә[5]. Алдагы елларда ул күргәзмәләр, шул исәптән Чехословакиянең яшь рәссамнары күргәзмәләрен оештыруны дәвам итә, борынгы сәнгать, аеруча рус лубкасы һәм фарфор коллекцияләрен булдыра. 1978 елның 10 июлендә озакка сузылган каты авырудан соң Прагада вафат була[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү