Мөхәммәт Әхмәтгалиев

татар язучысы

Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев - татар язучысы.

Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Туган 21 февраль 1920(1920-02-21)
Казан, РСФСР
Үлгән 27 август 1943(1943-08-27) (23 яшь)
Смоленск, РСФСР, СССР
Һөнәре язучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тормыш үзгәртү

Шагыйрь Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев 1920 елның 21 февралендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1938 елда Яңа Бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1938—1941 елларда Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетында белем ала. Ватан сугышы башлангач Казанда производствода станочник булып эшли. 1942 елның 22 маенда фронтка китә һәм 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышлар вакытында һәлак була.[1]

Иҗаты үзгәртү

М. Әхмәтгалиев 1934 елда яза башлый. Беренче шигырьләре 1935 елда «Мехчы», «Яшь ленинчы» газеталарында, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә дөнья күрә, соңга таба «Шат балалык», «Алмаш», «Очкыннар», «Беренче көн» кебек күмәк җыентыкларда һәм әлманахларда басыла. 1941 елда яшь шагыйрь үзенең шигырьләре тупланган беренче җыентыгын басмага әзерли, әмма сугыш башлану сәбәпле ул җыентык матбугатка чыкмый кала. 1957—1960 еллар арасында М. Әхмәтгалиевнең «Балык тотканда», «Тегүче куян», «Елак батыр» исемле кечкенә күләмле өч китабы басылып чыкты.

М. Әхмәтгалиев шигырьләре эчтәлек ягыннан бәхетле балачак, комсомол, илне саклау кебек шул чор поэзиясе өчен характерлы темаларга багышланган. Аның шагыйрлек сәләте бигрәк тә кече һәм урта яштәге балалар өчен язган шигырләрендә ачык күренә.[2]

Хатирә үзгәртү

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйр буларак, М. Әхмәтгалиевнең исеме Татарстан язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.[3]

Библиография үзгәртү

  • Балык тотканда: (Шигырьләр).-Казан: Таткнигоиздат, 1957. - 16 б. 5000.
  • Тегүче куян: Әкият. - Казан: Таткитнәшр, 1959, 15 б. 20 000.
  • Елак батыр: (Шигырләр). - Казан: Таткитнәшр, 1960.-13 б. 26000.

Искәрмәләр үзгәртү