Мөхәммәт Гали-паша мәчете

Мөхәммәт Гали-паша мәчете (гарәп. مسجد محمد علي‎) — Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә урнашкан борынгы мәчет. 1831 елда Төркия хакимлегеннән баш тартып, Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлаган Мөхәммәт Гали-паша(ингл.) хөрмәтенә аталган.

Мәчет
Мөхәммәт Гали-паша мәчете
гарәп. مسجد محمد علي
Ил Мисыр
Шәһәр Каһирә
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 18301848 еллар
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Мәчет Каһирә кальгасы төзелгән биек калкулыкларның берсендә урнашкан. Төзелеш 1830 елда Мөхәммәт Гали-паша идарә иткәндә башлана, 1848 елда Габбәс Һилми-паша идарәсе вакытында тәмамлана.

1831 елда Мөхәммәд Али төрек хакимлегеннән баш тарта һәм Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлый.

Архитекторы — Боснияле Йосыф.

Архитектурасы үзгәртү

Мәчет төзелешендә, Каһирәдә Мөхәммәт Гали-паша төзеткән башка биналар кебек үк, XVIII гасырда Истанбулда гамәлдә булган барокко һәм рококо стиле кулланылган.

Намаз бүлмәсенең мәйданы — 1600 квадрат метр. Гөмбәзенең диаметры — 21 метр, биеклеге — 52 метр, ике манарасының биеклеге — 82 метр. Калкулыкта урнашканга, мәчет манаралары Каһирәнең теләсә кайсы почмагыннан яхшы күренә.

 
Мәчет белән Каһирә күренеше

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү