Мөхәммәтша Мамин

Мөхәммәтша МаминБөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.

Мөхәммәтша Мамин
Тугач бирелгән исеме: Мөхәммәтша Гомәр улы Мамин
Туу датасы: 1905(1905)
Туу урыны: Тамбов губернасы, Горенка авылы
Үлем датасы: 24 октябрь 1943(1943-10-24)
Үлем урыны: Воронеж өлкәсе
Ватандашлык: ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: язучы, әдәби тәнкыйтьче
Иҗат итү теле: татар теле
Яшәү җире Бауман урамы[1]
Өлкән лейтенант
Өлкән лейтенант

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Мамин Мөхәммәтша Гомәр улы 1905 елда хәзерге Мордовия Республикасының Зубова Поляна районы Горенка авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1906 елда әтисе Гомәр озак авырудан соң вафат була, ишле гаилә Мөхәммәтшаның әнисе җилкәсендә кала. Мөхәммәтша дөньяның әчесен-төчесен бик яшьли татый.

Ул 1918 елга кадәр авыл мәктәбендә укый, аннары Пенза шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсына китә. Ләкин өйдән материаль ярдәм булмый. Өстәвенә, 1921 елда ачлык башлана, шулар нәтиҗәсендә укуын төгәлли алмый, 1922 елда туган авылына кайта һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куя.

М.Мамин 1924 елдан 1930 елга кадәр укытучы булып эшли. 1930 елда Казанга килә һәм Казан педагогия институтына укырга керә. 1933-1936 елларда аспирантурада укый. Шул елларда әдәби эшчәнлеге киң колач белән җәелеп китә.

1936 елдан Мөхәммәтша Мамин педагогия институтында татар әдәбияты укыта.

М.Мамин татар әдәбиятына караган берничә фәнни хезмәт яза. Шулар арасында иң популяры – «Һади Такташ поэзиясе» дигән хезмәте. 1941 елда ул аерым китап булып басылып чыга, белгечләр, укытучылар һәм студентлар тарафыннан югары бәя ала.

1941 елда М.Мамин Бөек Ватан сугышына китә. Өлкән лейтенант буларак фронтта иң җаваплы участокларда хәрби заданиеләрне җиренә җиткереп үти, шәхси батырлыклар күрсәтә.

1943 елның августыңда өлкән лейтенант М.Мамин, Воронеж шәһәре янында барган каты сугышларның берсендә яраланып, госпитальгә керә. Озак та тормый, шул ярасыннан үлә. Аның гәүдәсе Воронеж өлкәсенең Воробьевка авылында күмелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганак үзгәртү

  1. Память народа — 2015.