Мөселманнар горурлыгы мәчете

Шали мәчете (Чечня, Россия)

Шали җәмигъ мәчете, Мөхәммәд пәйгамбәр исемендәге «Мөселманнар горурлыгы» мәчете (чеч. Мухьаммад Пайхамаран цӀарах маьждиг, «Бусалбанийн дозалла» маьждиг, рус. Мечеть «Гордость мусульман» имени пророка Мухаммеда) ― Чечен Республикасының Шали шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Аурупада иң зур мәчет. Бина үзе 30 меңгә кадәр, якын-тирә территориясе – 70 меңгә кадәр кеше сыйдыра ала.

Мәчет
Мөхәммәд пәйгамбәр исемендәге
«Мөселманнар горурлыгы» мәчете

чеч. Мухьаммад Пайхамаран цӀарах маьждиг
чеч. «Бусалбанийн дозалла» маьждиг
Ил Россия
шәһәр Чечня байрагы Чечня, Шали
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манаралары бинадан читтә төзелгән мәчет
Нигезләүче Рамзан Кадыйров
Нигезләнгән 2012
Төзелеш еллары 20122019 еллар
Төп даталар:
2012 (төзелеш башлану)
2019 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Мәчет төзелеше 2012 елдан бирле алып барылган. Яңа мәчет төзелеше Шали шәһәренең үзәгендәге 5 гектар мәйданда, Шали-сити биек йортлар комплексы янында алып барыла. Гыйбадәт йортының проектын Үзбәкстан архитекторлары булдырган.

Мәчетне ачу тантанасы 2019 елның 23 августында уза һәм Чечняның беренче президенты Әхмәт хаҗи Кадыйровның (1951–2004) туган көненә багышлана.

Башта мәчеткә Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров исемен бирү ниятләнгән булган. Мәчетне ачу тантанасында иман йортының Пәйгамбәр исеме белән аталуы турында игълан ителә [1][2].

Бина үзгәртү

Шәһәр үзәгендә урнашкан «Мөселманнар горурлыгы» мәчете ― Аурупада иң зур мәчет. Бина үзе 30 меңгә кадәр, якын-тирә территориясе – 70 меңгә кадәр кеше сыйдыра ала. Бина уникаль проект буенча төзелгән, биеклеге 43 метр булган гөмбәзе һәм биеклеге 63 метр булган манаралары бар. Бина Грециянең Тасос утравыннан кайтарылган, яктылыкны кире кайтаручы һәм эсседә суыклык бирүче кершәндәй ак мәрмәр белән тышланган.

Сигез метрлы, ике тоннадан артык авырлыктагы үзәк люстра һәм 395 яктырткыч Swarovski(рус.) ташлары һәм алтын белән бизәлгән. Мәчетне архитектур-сәнгати яктырту Griven компаниясе тарафыннан башкарылган [3].

5 гектарлы мәйданда 12 фонтанлы парк зонасы булдырылган, анда 2000 төп агач утыртылган һәм чын розалар үзәне булдырылган.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү