Ишбулатов Мөнир Сибәгать улы (19 гыйнвар 1935 ел — 23 октябрь 2010 ел) — мәгариф хезмәткәре, язучы. 1994 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы[1]. Мәләвез районының Булат Рәфыйков исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2007).

Мөнир Ишбулатов
Туган 19 гыйнвар 1935(1935-01-19)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 июль 2010(2010-07-23) (75 яшь)
Мәләвез, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы

Биографиясе үзгәртү

Мөнир Сибәгать улы Ишбулатов 1935 елның 19 гыйнварында Башкорт АССР-ының Бөрҗән районы Байназар авылында туган[2] Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Агыйдел» колхозында эшли. Шуннан Совет Армиясенә хезмәткә чакырыла.

1958—1963 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала.

Хезмәт юлын Байназар урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый.

1963 ел — Бөрҗән районы Белорет районы составына кергәннән соң, Белорет районының мәгариф бүлегендә инспектор эшен алып бара.

1965 ел — Яңа Мөсет 8 еллык мәктәбен җитәкли. Нәби 8 еллык мәктәбендә директор була.

Ыргызлы 7 еллык мәктәбе урта мәктәп буларак үзгәртелгәч, аның завучы да, директоры да булып эшләргә туры килә.

Шулай ук, Мөнир Ишбулатов җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Ыргызлы авыл Советы рәисе сыйфатында озак еллар намуслы хезмәт итә. 1988 ел — Ульяновск Бөтен Союз юридик институтын читтән торып тәмамлый.

1990 ел — хезмәт юлын Мәләвез шәһәре мәктәпләрендә, Денис Бүләков исемендәге Арслан урта мәктәбендә дәвам итә. Талантлы педогог хезмәт юлын Мәләвез мәгариф бүлегендә методист булып тәмамлый.

Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген әдәбият өлкәсендә иҗат белән бергә алып бара. Шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, сәхнә әсәрләре яза. Үзәк китапханәдә, 4-се шәһәр китапханасында узгарылган чараларда катнашырга да, 9 нчы гимназияда яшь әдәбиятчеләр түңәрәге үткәрергә дә өлгәрә[3].

Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр Мәләвез шәһәрендә яши һәм үзенең яраткан язучылык эше белән шөгыльләнә. Мәгариф, әдәбият өлкәсендә казанган уңышлары өчен Мөнир Сибәгать улы җөмһүрият ведомстволарының Мактаулы грамоталары белән бүләкләнә.

2010 елда вафат була. Туган авылы Байназарда җирләнгән.

Әдәби иҗаты үзгәртү

Мөнир Ишбулатов педагогик эшчәнлеге белән беррәттән әдәбият өлкәсендә дә уңышлы эшли. Аның бу эшмәкәрлеге узган гасырның 60 нчы елларыннан башлана. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә яза.

Әсәрләре «Башкортстан», «Ленинчы», «Яшьлек», «Башкортстан пионеры», «Йәншишмә» гәҗитләрендә, «Яшь көч» альманахында, «Агыйдел», «Шоңкар», «Аманат», «Башкортстан укытучысы» журналларында басыла килә.

Шигърият, чәчмә һәм драматургия өлкәсендә тигез ук уңышлы иҗат итә. Бик күп шигырьләренә Муса Смаков, Дамир Әделбаев һәм башка композиторлар көй яза.

Башта әсәрләре «Агыйдел» журналында дөнья күрә. 1994 елда «Мөхәббәткә хөкем юк», 1998 елда — «Әрвахлар дөреслек юллый», 2002 елда — «Ширмый Ихлас», 2010 елда «Бар иде заманалар» (Хикәя-истәлек) дигән әсәрләре басылып чыга. Азагырак хикәяләре, повестьлары китап булып тупланып чыга башлый.

Әдипнең туган халкына аманаты булып тормыш фәлсәфәсе белән кызу 6 китабы калды.

Китаплары үзгәртү

  1. Ишбулатов, М. С. Изге бурыс [Текст]: Бәйәндәр, хикәйәләр / М. С. Ишбулатов. -М8л89ез: Полиграфист, 2007. — 488 б.
  2. Ишбулатов, М. С. Йылым — ун ике айым [Текст]: Шиғырҙар / М. С. Ишбулатов. -Өфө: Китап, 2005. — 64 б.
  3. Ишбулатов, М. С. Ҡалдың ҡайһы бөгөлдә [Текст]: Шиғырҙар һәм поэмалар / М. С. Ишбулатов. -Күмертау: Ҡала нәшриәте, 2005. — 188 б.
  4. Ишбулатов, М. С. Мөхәббәткә хөкөм юҡ [Текст]: Повестар, хикәйәләр / М. С. Ишбулатов. -Өфө: Китап, 1997. — 400 б.
  5. Ишбулатов, М. С. Төндөң ике йөҙө [Текст] / М. С. Ишбулатов. -Мәләүез: Полиграфист, 2010. — 320 б.
  6. Ишбулатов, М. С. Әруахтар ғәҙеллек юллай [Текст]: Бәйәндәр һәм хикәйәләр / М. С. Ишбулатов. -Өфө: Китап, 2010. — 328 б[4].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Мәләвез районының Булат Рафиков исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2007)[5]

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской [Текст] : справочник / сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Перераб. и доп. второе изд.- Уфа, 2015.- С.297.

Искәрмәләр үзгәртү