Мөнирә Сәгыйдуллина

Мөнирә Сәгыйдуллина - журналист. «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2014),[1] Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021).

Мөнирә Сәгыйдуллина
Туган телдә исем Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллина
Туган 1970(1970)
СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Казанлы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист
Балалар улы Ильяс
Ата-ана
  • Хәлим Сәгыйдуллин (әти)
  • Нера Сәгыйдуллина (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021), «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2014).

Тәрҗемә-и хәле үзгәртү

1970 елның декабрендә Төмән өлкәсе Вагай районы Казанлы авылы туа. Төмән медицина көллиятен тәмамлый. 1991 елда Казан дәүләт университетына кереп журналистика факультетында белем ала.

2016 елның апрель-май айларында Көнбатыш Себердә су басып авыр хәлдә калган татар авылларына Казан ягыннан ярдәм оештыруның башында торды.[2]

2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом әзерләде.[3]

«Туган җир» журналы җаваплы сәркәтибе.

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү