Мәҗит Гафури урамы (Алабуга)

Мәҗит Гафури урамыАлабуга шәһәрендә урнашкан урам.

Мәҗит Гафури исеме әлеге урамга 1965 елның 21 августында бирелә. Шәһәр архивы мәгълүматлары буенча, Гафури урамы Крайняя исеме белән йөртелгән була. Татар операсына нигез салуда Алабуга шәһәренең дә өлеше керә, халык шагыйре Мәҗит Гафури бу процесска турыдан-туры катнаша. Эш шунда, «Эшче», «Сания» опералары өстендә эшләү дәверендә Мәҗит Гафури һәм аның автордашлары С.Габәши, В.Виноградов, Г. Әлмөхәммәдов 1927 елның җәендә Алабугада яшәп иҗат итәләр.

Чыганаклар үзгәртү