Мәсгут Латыйпов урамы (Казан)

Мәсгут Латыйпов урамы (рус. улица Масгута Латыпова) — Казанның Вахитов районындагы (элекке Калуга бистәсендәге) урам. Әбҗәлилов урамы белән киселештә башланып, квартал эчендә, Яңа Пугачев урамы белән киселештә тәмамлана. Пугачев, Аркылы-Хоровод урамнары белән кисешә. Бөек Ватан сугышында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар композиторы, хәрби оркестр дирижёры Мәсгут Латыйпов (1913-1987) исемен йөртә.

Мәсгут Латыйпов урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан

Тарих үзгәртү

Элекке исемнәре — ТатЦИК урамы (1920-елларның икенче яртысыннан 2005 елга кадәр), Калуга һәм Столыпин урамнары (1920-елларның икенче яртысына кадәр)[1][2]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар композиторы, дирижёр, хәрби тынлы орекстрлар оештыручы, хәрби маршлар, кантаталар авторы Мәсгут Латыйпов (1913-1987) истәлегенә ТатЦИК урамы атамасы Мәсгут Латыйпов урамы дип үзгәртелә[3].

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • 60нчы йорт — «3нче Казан икмәк заводы» АҖ
  • КХТИның 2нче тулай торагы

Шәхесләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
  2. Схематический план гор. Казани 1939 г.
  3. Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» 2019 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)