Мәркәб (гарәп. مركبмәркәб — «ияр»[1]; Пегас α, Пегас альфасы, α Peg) — Пегас йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,49m тәшкил итә. Бу йолдыз якынча 133 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Физик хасиятләр үзгәртү

Аның өслегенең температурасы 11 000 К тәшкил итә, ә яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр артыграк. Мәркәб йолдызлар эволюциясенең ахырында тора, тиздән гелий януы чорына керә һәм кызыл зур йолдызга әверелә.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Мәркәб Зур дүртпочмак астеризмының дүрттән бер йолдыз. Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Мәркәб (гарәп. مركبмәркәб — «ияр», ингл. Markab, рус. Маркаб) «Пегасның ияре» белдерә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мәркәб — өстенә атланыла торган хайван; гомумән атланып яки утырып йөри торган нәрсә. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 320.