Мәннаф Айтуганов

Мәннаф Айтуганов (Мәннаф Ногман улы Айтуганов, 10 апрель 1912(1912-04-10), Олы Карамалы, Богородски вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе30 март 1979(1979-03-30) (66 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. 1932-1938 елларда Актаныш МТСының Иске Сәфәр һәм Олы Кариле МТСының Яңасала участкаларында агроном, Кызыл Йолдыз районы җир эшләре бүлегендә баш агроном. 1938-1943 елларда ТАССР җир эшләре халык комиссариаты аппаратында, 1943-1944 елларда Ютазы МТСы директоры. 1944-1955 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министрлыгында: МТСның Төньяк-Көнчыгыш идарәсендә башлык (1944-1951), ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1951-1955). 1955-1958 елларда Ямаш һәм Тәкәнеш районнары башкарма комитетлары рәисе. 1958-1968 елларда ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе директоры. ТАССР ЮШ депутаты (1938-1959).

Мәннаф Айтуганов
Туган 10 апрель 1912(1912-04-10)
Олы Карамалы, Богородски вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 30 март 1979(1979-03-30) (66 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Островски урамы, 9[1]
Журналистлар урамы[d][2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.gossov.tatarstan.ru/fs/site_documents_struc/Binder16.pdf
  2. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.