Мәгъсүм Заһиров (Мәгъсүм Мөдәррис улы Заһиров, 29 май 1937(1937-05-29) (86 яшь), Хансүәр, Баулы районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — нефть кәсебе җиһазатын коррозиядән саклау өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы (1986). ТР һәм РФнең (икесе дә 1993) атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1960-1965 елларда Новосибирск геология идарәсендә өлкән нефть резведкасы инженеры, 1965-1968 елларда «Гипротюменнефтегаз» оешмасында лаборатория мөдире. 1968 елдан Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында бүлек, аннары лаборатория мөдире. Нефть кәсебе җиһазатының ышанычлылыгын күтәрүгә, нефть чыганакларын эшкәрткәндә экология куркынчсызлыгына караган фәнни хезмәтләр авторы. ССРБ (1988) һәм ТР (1996) дәүләт премияләре лауреаты.

Мәгъсүм Заһиров
Туган 29 май 1937(1937-05-29) (86 яшь)
Хансүәр, Баулы районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Бөгелмә

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү