Бу терминның башка мәгънәләре дә бар: Мэн битен карагыз.

Мэн (ингл. Gulf of Maine) — Төньяк Американың төньяк-көнчыгыш ярында урнашкан култык. Кейп-Код һәм Яңа Шотландия ярымутраулары арасында ята.

Мэн култыгы

Мэнның төньяк-көнчыгышында Фанди култыгы урын били. Көньяк-көнбатышта исә тагын бер зур култык — Массачусетс урнаша.

Мэн култыгының иң зур тирәнлеге — 329 м[1].

Култыкта урнашкан иң зур портлар — Бостон, Портленд, Сент-Джон. Беренче торак пункт (Saint Croix Island) монда француз колонизациясе вакытында — 1604 елда нигезләнә[2].

Култыкка аккан иң зур елгалар — Аннаполис, Кеннебанк, Кеннебек, Сако, Сен-Круа, Мэрримек, Пенобскот, Сент-Джон.

Мэн култыгында урнашкан Мачиас-Сил һәм Норт-Рок утраулары АКШ һәм Канада арасында территориаль бәхәс сәбәбе булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү