Муса Акъегетзадә

татар язучысы, мөгаллим
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Муса Акъегет, Муса Акъегетзадә, — татар язучысы, мөгаллим.

Муса Акъегетзадә
Туган телдә исем Муса Мөхәммәтҗан улы Акҗегетов
Туган 3 декабрь 1864(1864-12-03)
Чамбар, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 сентябрь 1923(1923-09-24) (58 яшь)
Истанбул, Төркия
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
Һөнәре язучы
Эш бирүче Тәрҗеман

 Муса Акъегетзадә Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Муса Мөхәммәтҗан улы Акҗегетов 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасының Чамбар (хәзерге Белинский) шәһәрендә урта дәрәҗәле чинауник гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы, Алтынбай Акъегет Чамбар өязе Мачали авылы крестьяны була. 18071812 еллардагы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул прапорщик һәм дворянлык дәрәҗәсе ирешә.

Муса уку яшенә җиткәч, аны атасының туган авылы Мачалига җибәргәннәр. Соңыннан Чамбарга кайтарылып, 4 сыйныфлы рус мәктәбенә бирәләр. 1878 елның 14 августында Муса, Пензагә килеп, аның беренче гимназиясенә укырга керә. Ул анда француз телен дә үзләштерә. 1884нче елда гимназияне бары «яхшы» билгеләренә тәмамлый һәм югары мәктәпкә керү теләге белән Мәскәү университетына үтенеч бирә, ләкин, татар булганга күрә, кабул ителми.

1886 елда Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте Казанда университет типографиясендә басылып чыга. 1887 елда Муса Акъегет Кырымга Бакчасарай шәһәренә барып, «Тәрҗеман» газетасы редакциясендә эшли башлый һәм, анда бер елдан артык торып, Төркиягә китә. Шунда – Истанбул шәһәрендә югары мәктәпкә керә. ул Төркиядә Мөлкия (дәүләт учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр хәзерләүче) мәктәбен бетерә.

1908 елларда аның «Мәтин» исемле газет чыгаруы, ә соңрак 1914 елдан башлап, Казаннан сатып алынган китапларны тәртипкә салу буенча Истанбул китапханәсендә эшләве турында мәгълүмат бар. Шулай ук икътисад буенча фәнни эшләр яза. Соңгы көннәренә кадәр ул китапханәдә эшли һәм 1923 елның 24 сентябрендә вафат була.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Муса Акъегетзадә темасы буенча бит бар

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.