Мору-мангбету — башлыча Конго Демократик Республикасында, шулай ук Угандада һәм Суданның көньягында яшәүче тугандаш халыклар төркеме (мору, мади, лугбара, келико, лого, авукайя, мангбету, мамву, мангбуту, ленду).

Мору-мангбету
Мору-мангбету хатыны. XIX гасыр фотографиясе. Автор Р. Бухта

Тарих үзгәртү

Мангбетуларның борынгы ата-бабалары төньяк-көнчыгыштан (хәзерге заман Суданының көньягы) хәзерге территориягә күчәләр, җирле банту телле халыкны һәм мбути пигмейларын буйсындыралар. Башта «мангбету» сүзе хакимлк итүче со­сло­вие дигәнне билгели иде. XIX гасырда мангбетулар төбәктә өстенлек итә, бакыр, фил сөяге, банан, ысланган балык белән сәүдә итүне контрольдә тота; 1880 елларда Судан сәүдәгәрләре тарафыннан басып алына. 1890 еллардан Бельгия протектораты астында.

XX гасыр уртасына кадәр баш сөяген озынайту йоласы киң таралган; хатын-кызларда чәчләрен күпертү сәбәпле баш формасы бик озын булган [1].

Теле үзгәртү

Нил-Сахара тел макросемьясының Үзәк Судан төркеме мору-мангбету телләрендә сөйләшәләр.

Халкы үзгәртү

Гомуми саны 1,2 млн кеше (1970, бәя)

Гаилә үзгәртү

Традицион социаль оешманың нигезен авыл һәм зур гаилә общиналары, патрилиния нәсел оешмасы һәм ир-атларның Не­бе­ли яшерен җәмгыяте тәшкил итә. Авункулат киң таралган. Калым, полигиния, со­ро­рат, левират практикалана. Туганлык терминнары системасы бифуркатив-линия тибындагы терминнар («Судан» тибындагы кузеннар өчен терминнар). Сиблинглар бер термин, ата - аналарның сиблинглары-тасвирлау конструкцияләре белән билгеләнә. [2]

Дин үзгәртү

Мору-мангбетуларның күпчелеге борынгы инанычларын саклый, күп булмаган өлеше — христианнар (католиклар).

Игенчелек һәм шөгыльләр үзгәртү

Төп шөгыль - игенчелек (тары, ямс, таро, банан, кузаклылар), цеце чебене булмаган урыннарда терлек асрыйлар. Тимерчелек, агач һәм фил сөяге уеп ясау, чүлмәкчелек — һөнәрчелек үсеш алган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мангбету(үле сылтама)
  2. Мангбету(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү

Искусство племен азанде и мангбету. әлеге чыганактан 2014-04-21 архивланды. 2019-01-13 тикшерелгән. Мириманов В. Б. Искусство тропической Африки.