Миңлегали Нәдергулов

Миңлегали Нәдергулов (7 октябрь 1953 ел) — башкорт әдәбияты белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (2010). 2003 елдан Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007), Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2013).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 7 октябрь 1953(1953-10-07) (70 яшь)
Туу урыны Ишбулды, Кашкаровский сельсовет[d], Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Һөнәр төре галим
Эш урыны Башкорт дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Академик дәрәҗә филология фәннәре докторы[d]
Активлык урыны РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Миңлегали Нәдергуловның гыйльми тикшеренүләре башкорт әдәбияты тарихына, археографиягә, текстологиягә, әдәби тәнкыйтькә багышланган. Габделкадир Инан, Гали Чокрый, Фазыл Туйкин, Ризаэтдин Фәхретдинов, Гарифулла Киеков һәм башкаларның әсәрләрен текстологик яктан тикшереп, басмага әзерли. «Башкорт әдәбиятының тарихи-функциональ жанрлары» («Историко-функциональные жанры башкирской литературы», 2002), «XVI—XX гасыр башындагы башкорт тарихи-әдәби әсәрләре» («Башкирские историко-литературные сочинения XVI — начала XX века», 2013) китапларында шәҗәрә, тәварих һәм тарихнамәнең барлыкка килү тарихы һәм үсеше яктыртылган.

6 томлы «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) басмасының автордашы, башкорт әдәбияты антологиясе һ.б. төзүчеләрнең берсе. 170 тән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • XVI—XX гасыр башы башкорт тарихи язмаларының стиль үзенчәлекләре. Уфа, 2004 ел.
  • Краткое описание фонда М.Уметбаева из архива Уфимского научного центра РАН. Уфа,1993. (рус.)
  • Историко-функциональные жанры башкирской литературы. Уфа, 2002. (рус.)
  • Башкирские историко-литературные сочинения 16 — начала 20 века. Уфа, 2013. (рус.)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
  • Россия Фәннәр Академиясе Президиумының Мактау грамотасы.
  • Россия Тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Мактау билгесе.
  • Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары министрлыгының Мактау грамотасы.
  • Уфа кала мэриясенең Мактау грамотасы.
  • Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2013).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Нәдергулов Миңлегали Хөсәен улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 15 май 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.) (Тикшерелгән 15 май 2019)