Мишәр дөньясыТүбән Новгород өлкәсе татарлары газетасы, 2007 елның июнь аеннан чыга Газетны гамәлгә куючы — Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте. Газетаның баш мөхәррире – Әнвәр Нәбиулла улы Камалетдинов.

Мишәр дөньясы
Tөр

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте

Нәшер итүче

«Мәдинә» нәшрият йорты

Баш мөхәрир

Әнвәр Камалетдинов

Нигезләнгән

2007

Тел

татар

Төп офис

Түбән Новгород, Казанская наб., 6

Тиражы

5 мең


Веб-сайт: http://www.nizgar.ru

Газета айга ике мәртәбә, 12 битле итеп нәшер ителә. Ул татар телендә басыла һәм Түбән Новгород өлкәсе территориясендә таратыла. Сан саен «Мишәр дөньясы» эчендә рус телендә 4 битле «Милләт» исемле кушымта чыга.

2008 елдан Түбән Новгород өлкәсендә язылу өчен индекс 14575.