Михаил Шулутко ( 29 сентябрь, 1925 ел, Одесса - 28 март, 2004 ел, Екатеринбург) - совет һәм Россия галиме, медицина фәннәре докторы, профессор. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Екатеринбургның мактаулы гражданины (2000).

Михаил Шулутко
Туган 29 сентябрь 1925(1925-09-29)
Одесса, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 28 март 2004(2004-03-28) (78 яшь)
Екатеринбург, Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Эш бирүче Уральский научно-исследовательский институт фтизиопульмонологии[d] һәм Урал дәүләт тыйб академиясе
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биография үзгәртү

Михаил Львович Шулутко 1925 елның 29 сентябрендә Одессада табиблар гаиләсендә туган.

1941 елдан, мәктәпнең җиде сыйныфын һәм эшче факультетын тәмамлагач, Одесса дәүләт медицина институтының беренче курсына укырга керә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Кызыл Армия сафларына алына. Кызылармияче булып хезмәт итә[1].

1943 - 1947 елларда Казан медицина институтының медицина факультетында белем ала.

1947 - 1949 елларда Казан медицина институтының оператив хирургия һәм топографик анатомия бүлегенең аспирантурасында укый.

1949 елдан Төмән өлкәсе хастаханәсендә һәм Ханты-Мансийск район хастаханәсендә хирург булып эшли башлый.

1952-1960 елларда, Мәскәүдә туберкулезның үзәк фәнни-тикшеренү институтында курслар үткәннән соң, М.Л. Шулутко хирург һәм Свердловск балалар туберкулезы санаториеның үпкә хирургиясе бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта Свердловск шәһәренең туберкулез диспансерында фтизиохирург булып хезмәт итә. 1960 елдан Свердловск туберкулез фәнни — тикшеренү институтының үпкә-хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләнә[1] .

1974 елдан 1989, М. Л.Шутко Свердловск медицина институтының туберкулез кафедрасы мөдире була, бер үк вакытта Свердлау үпкә-хирургия диспансерының фәнни-гамәли эшен оештыручы, консультант-җитәкчесе дә була.

Свердловск өлкәсе махсуслаштырылган пульмонология ярдәме үзәген оештыра.

Фәнни һәм педагогик эшчәнлектән тыш, М. Л. Шулутко практик эш белән дә шөгыльләнә: 1974 елдан 1993 елга кадәр Свердловск өлкәсе сәламәтлек саклау бүлегенең баш пульмонологы булып эшли. 1948 елда Казан дәүләт медицина институты һәм Казан ортопедия һәм торгызу хирургиясе фәнни-тикшеренү институты каршында «О влиянии пояснично-крестцовой симпатэктомии на развитие коллатерального кровообращения» темасына диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[2], 1963 елда «Опыт хирургического лечения туберкулёза лёгких у детей и подростков» темасына докторлык диссертациясен яклап, медицина фәннәре докторы була[3].

1963 елда М.Л.Шулуткога профессор гыйльми исеме бирелә[1].

М. Л. Шулутко - күп хезмәтләр авторы, шул исәптән үпкә хирургиясе өлкәсендәге монографияләр [4] .

Ул 2004 елның 28 мартында Екатеринбургта вафат була. Широкореченское зиратында җирләнә.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • "1941-1945 еллларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале.
  • Екатеринбургның мактаулы гражданины (2000 [5] )

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Шулутко, Михаил Львович. 2020-07-02 тикшерелгән.
  2. Шулутко, Михаил Львович. әлеге чыганактан 2020-07-04 архивланды. 2020-07-02 тикшерелгән.
  3. Шулутко, Михаил Львович. 2020-07-02 тикшерелгән.
  4. Шулутко, Михаил Львович. 2020-07-02 тикшерелгән.
  5. Почётные граждане Екатеринбурга. әлеге чыганактан 2021-11-10 архивланды. 2020-07-02 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Свет добра и надежды: история евреев Екатеринбурга / сост. А. В. Вольфсон, изд. Уральское литературное агентство, 2002. — 447 с.
  • Известные врачи-еврей Екатеринбурга: биографический справочник / сост. Ю. Соркин, изд. Izd. gazety «Shtern», 1997. — 130 с.

Сылтамалар үзгәртү

  • А. Буякевич. Спасающий жизни (неопр.). Аргументы и Факты. Дата обращения: 2 июля 2020.