Маисов Михаил Владимирович (26 апрель 1965 ел, Ленинград) — Россия спорт самолетлары һәм планерлар пилоты, Россиянең атказанган спорт мастеры, Павел Сухойның тәҗрибә-конструкторлык бюросы («ОКБ Сухого») очучы-инструкторы, югары пилотаж буенча Россия җыелма командасы очучысы, тренеры — Смолин В. В.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Россия
Туу датасы 26 апрель 1965(1965-04-26) (58 яшь)
Туу урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Туган тел рус теле
Һөнәр төре очучы
Әлма-матер Калужское авиационное летно-техническое училище[d]
Бүләкләр
орден Почёта юбилейная медаль «В память 300-летия Санкт-Петербурга» орден Дружбы заслуженный мастер спорта СССР
 Михаил Мамистов Викиҗыентыкта

Югары пилотаж буенча ярышлар тарихында бердәнбер 5 тапкыр Европаның абсолют чемпионы һәм беренче һәм әлегә бердәнбер өч тапкыр абсолют дөнья чемпионы — өч тапкыр югары пилотаж наградасы — күчмә Арест Кубогы эясе, планерда югары пилотаж буенча ике тапкыр дөнья абсолют чемпионы һәм Европаның абсолют чемпионы, Бөтендөнья һава уеннарының икеләтә абсолют чемпионы (1997 елда — идарә ителүче планерларда, 2001 елда — спорт самолетларында), Россиянең 10 тапкыр абсолют чемпионы.

Планерларда һәм самолетларда югары пилотаж буенча Дөнья, Европа чемпионатларында, Бөтендөнья һава уеннарында 50 алтын, 36 көмеш һәм 19 бронза мидал яулаган.

Белеме үзгәртү

Ленинград дәүләт университетын (1988) һәм Калуга авиацион очу-техник училищесын (1997) тәмамлаган.

Казанышлары үзгәртү

  • Самолетларда югары пилотаж буенча 3 тапкыр абсолют дөнья чемпионы (2001, 2011 ел, 2017)
  • Самолетларда югары пилотаж буенча 5 тапкыр абсолют Европа чемпионы (2004, 2006, 2008, 2012, 2016)
  • Планерларда югары пилотаж буенча 2 тапкыр абсолют дөнья чемпионы (1995, 1997)
  • Планерларда югары пилотаж буенча абсолют Европа чемпионы (1996)
  • Планерларда югары пилотаж буенча беренче Бөтендөнья һава уеннарының абсолют чемпионы (1997)
  • Самолетларда югары пилотаж буенча икенче Бөтендөнья һава уеннарының абсолют чемпионы (2001)
  • «Фристайл» программасы буенча 2003 ел дөнья чемпионы
  • Гран-при этабында җиңүче (2007 й.), берничә тапкыр Гран-при этабы призеры (2002, 2004, 2007)
  • Самолетларда югары пилотаж буенча ун тапкыр Россиянең абсолют чемпионы (1994, 1996, 1997, 1998, 2005, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012)
  • Күчмә Арест Кубогын (2001, 2011, 2017), Эрик Мюллер Кубогын (2000, 2001), Егоров кубогын (2001, 2003), Штроссенройтер Кубогын (2003) яулаучы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Почет ордены (2002)
  • Дуслык ордены (1996)
  • ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1996)
  • Халыкара авиация федерациясенең (ФАИ) Алтын авиация мидалы (2012)
  • Башлангыч өч тапкыр Советлар Берлеге Герое А. И. Покрышкин исемендәге мидал (1997)

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • FAI World Aerobatic Championships
  • Соревнования по высшему пилотажу
  • Авиационный спорт
  • Самолётный спорт
  • Планёрный спорт

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү