Михаил Иосилевич


Михаил Александрович Иосилевич (1976 елның 23 декабре, Горький, РСФСР, ССРБ) — Россия журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе[1][2][3].

Михаил Иосилевич
Туган 23 декабрь 1976(1976-12-23) (47 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
 Исраил
Әлма-матер Нижгар дәүләт университеты[d]
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе, журналист, сәясәтче

 Михаил Иосилевич Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Михаил Иосилевич 1976 елның 23 декабрендә Горький шәһәрендә туган.

1993 елда Түбән Новгородның 42 нче мәктәбен тәмамлый.

1993 елда укырга керә һәм 1998 елда Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының исәпләү математика һәм кибернетика факультетын тәмамлый.

Журналистлык эшчәнлеге үзгәртү

1999 елдан 2013 елның июленә кадәр Түбән Новгородның «НН.РУ» эре челтәр басмасына нигез салучы, аның хуҗасы һәм директоры[4][5].

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

2003 елда «Яблоко без Явлинского» хәрәкәтеннән[6] Түбән Новгород өлкәсенең Канавино бер мандатлы округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша[7][8].

Эшмәкәрлек эшчәнлеге үзгәртү

Михаил бизнес партнёры белән бергә «НН.РУ» Түбән Новгородта иң күп карала торган интернет-ресурска (шәһәр порталына) нигез салган[9][10], ул соңыннан «Хёрст Шкулёв Медиа» медиа холдингка сатылган. Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләрендә эшләүче «FedSP» уртак сатып алу сервисына нигез салучы[11].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Михаил Иосилевич 1990 еллардан Түбән Новгород һәм Түбән Новгород өлкәсе территориясендә берничә оппозицион иҗтимагый һәм сәяси акцияләрнең актив катнашучысы һәм оештыручысы. Түбән Новгородның «Платон» системасына каршы чыккан ерак юлчыларны яклаган, Түбән Новгородтагы Алексей Навальный командасы эшчәнлегенә актив ярдәм итә[12].

2017 елның 26 мартында Түбән Новгородта коррупциягә каршы митинг оештырган. Түбән Новгород администрациясе митингны килештерүдән баш тартканлыктан, Иосилевич, Анна Степанова һәм башка катнашучылар белән бергә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана[13].

2017 елның 1 маенда Түбән Новгородта абсурд Монстрация йөреше форматында акцияне оештырган һәм җитәкләгән[14][15].

Пастафарианлык үзгәртү

 
Михаил Иосилевич — пастафариан

2016 елның мартында пастафарианлык адепты була һәм Түбән Новгородта Россиядә беренче Очучы токмачлы албасты гыйбадәтханәсен ача[16].

2017 елның 14 апрелендә Түбән Новгородның Очучы токмачлы албасты чиркәве дини төркем сыйфатында теркәлә[17] һәм 5218010006 номер астында Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Баш идарәсенең ведомство реестрына кертелә[18][19].

2019 елның 22 маенда Михаил Иосилевич Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород буенча ЮХИДИ идарәсендә машина йөртү таныклыгын ала, анда ул башында сөзгеч белән фотога төшкән[20].

Җинаять эше үзгәртү

2020 елның 29 сентябрендә Михаил Иосилевичка карата теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы маддә (РФ ҖК 284.1 статьясы) буенча җинаять эше кузгатыла. Җинаять эше кузгату турындагы карар нигезендә, Михаил Иосилевич сентябрь сайлауларында күзәтүчеләрне укыту өчен үзенең бүлмәсен биргән. Тикшерү фикеренчә, очрашуларны «Берләшкән демократлар» проекты һәм «Ачык Россия» хәрәкәте оештырган. Шул ук вакытта тренингларны «Ачык Россия» түгел, ә «Голос» хәрәкәте оештырган.

2020 елның 1 октябрендә Михаил Иосилевичның йортында тентү үткәрелгән. Түбән Новгородта силовиклар шулай ук активистлар Юрий Шапошников, Алексей Садомовский, Навальный штабының элеккеге хезмәткәре Дмитрий Силивончик һәм Михаил Бородинга да килгәннәр[21][22].

Шул ук көнне, 2020 елның 1 октябрендә, журналист Ирина Славина йортында Михаил Иосилевичка карата кузгатылган теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы маддә (РФ ҖК 284.1 статьясы) буенча җинаять эше кысаларында тентү уза.

2020 елның 2 октябрендә 15 сәгать 30 минутта Ирина Славина Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия ЭЭМ ГУ бинасы каршында үз-үзен яндырган. Фейсбуктагы соңгы постта Славина үз үлемендә Россия Федерациясен гаепләгән[23].

2020 елның октябрендә Токмачлы албасты чиркәвенең рәсми сайты Михаил Иосилевичны яклап эзәрлекләүгә каршы хат бастырган[24].

1921 елның 19 гыйнварында Михаил Иосилевичка карата икенче җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе буенча)[25].

2021 елның 30 гыйнварында Иоселевич кулга алына[26].

2021 елның 23 апрелендә Иосилевичка карата РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 2 өлеше буенча (Үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән куркыту) җинаять эше кузгатылган[27].

2021 елның 17 августында Михаил Иосилевичның сак астыннан азат ителүе билгеле була[28].

2022 елның 26 апрелендә Совет районы судында дәүләт гаепләве Михаил Иосилевичка колония-сөргенгә китеп, 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне үтенгән. Шулай ук бизнесмен 150 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган[29].

2022 елның 10 маенда суд астында булган Иосилевич Россиядән китәргә маташса да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан Израильгә рейстан төшерелә[30].

2022 елның 13 маенда Михаил Иосилевичны сак астына алганнар[31].

2022 елның 27 маенда Михаил Иосилевичны теләнмәгән дип табылган «Ачык Россия»дә катнашканы өчен 1 елга һәм 8 айга колония-сөргенгә хөкем ителгән[32].

Гаилә үзгәртү

Хатыны — Вероника Елисеева, өч баласы бар. Энесе Максим Иосилевич[33].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Spaghetti church head in hot water over link to outlawed opposition» // The Times(ингл.)
  2. «Irina Slavina: Final protest of Russian journalist who set herself on fire» // BBC(ингл.)
  3. Преследование нижегородского оппозиционера Михаила Иосилевича по статье о нежелательной организации политически мотивировано и незаконно(рус.)
  4. Докладчики Мария Подоляк и Михаил Иосилевич 2020 елның 17 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
  5. Активист, фрик, основатель NN.RU. Нижегородского бизнесмена отправили в СИЗО за то, что он сдал помещение не тем людям(рус.)
  6. Сторонники летающего макаронного монстра оказались не чужды политике
  7. 64 кандидата по одномандатным округам зарегистрировано на выборах в ГосДуму
  8. 21 кандидат уведомил облизбирком о своем участии в выборах депутатов ГосДумы
  9. BBC:Сообщество оппозиционеров с размытыми границами. Как доказывают связь бизнесмена-пастафарианца с "Открытой Россией
  10. DK: Михаил Иосилевич, Интернет-бизнес — это открытая игра
  11. E1: Объединиться ради скидки: гид по «Совместным покупкам» для тех, кто хочет сэкономить
  12. Сторонники летающего макаронного монстра оказались не чужды политике
  13. Правоохранители задержали около 50 участников митинга против коррупции в Нижнем Новгороде 26 марта
  14. «Это вам не ВДВ». Монстрация абсурда прошла в Нижнем Новгороде // нн.ру(рус.)
  15. В Нижнем Новгороде состоялась «Монстрация» (ОПРОС)(рус.)
  16. Храм летающего макаронного монстра откроют в Москве(рус.)
  17. Церковь Летающего Макаронного Монстра получила государственное признание(рус.)
  18. Летающий Макаронный Левиафан // Независимая газета, 04.10.2020(рус.)
  19. Минюст внес в реестр нижегородскую Церковь Летающего Макаронного Монстра 2020 елның 16 ноябрь көнендә архивланган. // Полит.ру, 27.04.2017(рус.)
  20. Нижегородец объяснил, зачем сделал фото на права с дуршлагом на голове // РИА Новости, 24.05.2019(рус.)
  21. Поклонник летающего макаронного монстра оказался наймитом Ходорковского // НТВ(рус.)
  22. Брат сторонника Ходорковского устроил скандал во время обыска // Рен ТВ(рус.)
  23. Андрей Иванов. «В моей смерти прошу винить РФ»: Страшный выбор журналистки Славиной // Свободная пресса. 8 октября 2020.
  24. Bobby Henderson the Russian government is persecuting some of our fellow Pastafarians. The head of Russia’s Church of the Flying Spaghetti Monster, Mikhail Iosilevich, has been arrested // spaghettimonster.org. 16 октября 2020.
  25. Второе уголовное дело завели на нижегородского бизнесмена Иосилевича (2021-01-19).
  26. Арестован нижегородский бизнесмен Михаил Иосилевич — Коммерсантъ Нижний Новгород
  27. Михаилу Иосилевичу добавили еще одну статью УК, оставив в СИЗО еще на два месяца.
  28. Дело Иосилевича.
  29. Прокурор запросил 4,5 года колонии для нижегородского бизнесмена Михаила Иосилевича.
  30. Михаил Иосилевич попытался скрыться от суда в Израиле (2022-05-11).
  31. Михаила Иосилевича заключили под стражу. Правда ПФО (13 мая, 2022).
  32. Михаила Иосилевича отправили в колонию-поселение за участие в нежелательной «Открытой России» (2022-05-27).
  33. Брат сторонника Ходорковского устроил скандал во время обыска // Рен ТВ(рус.)

Сылтамалар үзгәртү