Мирһади Разов

шагыйрь, журналист

Мирһади Разов, Мирһади Мирзаян улы Разов (1960 елның 22 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш) — шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мирһади Разов

Тугач бирелгән исеме: Мирһади Мирзаян улы Разов
Туу датасы: 22 октябрь 1960(1960-10-22) (63 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1988—х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, җыр
Иҗат итү теле: татар теле
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 22 октябрендә Татарстан АССР Актаныш районы Аеш авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Актанышта урта мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптә укыганда ук иҗат белән кызыксына, шигырьләре районның «Игенче даны», Казанда «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газеталарында һәм «Ялкын» журналы битләрендә басылып чыга.

1979 елда Чаллы шәһәренә килеп урнаша һәм КамАЗның агрегат заводында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Вакытлы матбугатта шигырьләре басыла тора. Хәрби хезмәттә булып кайта.

Чаллыда «Нур» газетасы чыга башлагач, яшь журналист биредә әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1988, ТКН), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2009) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә. 1984 елда республикакүләм шигърият бәйгесендә 3нче урын ала.

1995 елда «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә эшли башлый. Чаллы телевидениесендә башта яңалыклар редакциясендә эшли, соңрак тематик тапшырулар хезмәтен җитәкли. «Кыйбла», «Әйлән-бәйлән», «Чаллы утлары», «Шигъри дулкын» кебек дини-мәдәни һәм әдәби темаларны яктырткан тапшырулар алып бара. 2010 елда «Кыйбла» тапшыруы коллективы, Диния нәзарәте белән берлектә, Чаллының Ак мәчетендә Коръән укучыларның 15нче бәйгесен оештыруда катнаша. «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы булып хезмәт итә[1]. Чаллы шәһәр телерадио үзәгенең әдәби-музыкаль телетапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир хезмәтен башкара.

Популяр җырлар авторы. 300 җырга сүзләр язган. 1997 елда Казанда УНИКС залында иҗат кичәсе уза. Аның сүзләренә язылган җырларны Салават Фәтхетдинов, Ренат Ибраһимов (репертуарында М. Разовның 20 җыры), Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов һ. б. җырчылар үз репертуарына керткән.

Төп басма китаплары үзгәртү

  • «Моңлы биләү»: шигырьләр (КамАЗ нәшрияты, 1993)
  • «Җиләкле җәй»: җырлар (ноталары белән, 2003)

1997 елда «Бизнес-Рекордс» студиясе «Чаллы сиреньнәре» исеме белән җырлары тупланган аудиокассетасын чыгара.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Әлфия, Чаллы педагогика көллияте мөгаллиме, уллары Айдар, кызлары Миләүшә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ягъсуф Шәфыйков. В роли себя. Китапта: Актаныш – начало пути. К.: «Слово», 2010, 176-177нче бит. ISBN 978-5-98356-105-2

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү