Миокардит—ревматизмнан, йогышлы авырулардан соң, шулай ук кайбер аллергик реакцияләр нәтиҗәсендә күзәтелә торган йөрәк мускуллары ялкынсынуы. Миокардитны гадәттә ике төргә аералар: учакчыл һәм диффуз (үзара катнашкан) миокардит.

Миокардит
Сурәт
Саклык белгечлеге кардиология
ICD-9-CM 429.0[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C34831[1]
 Миокардит Викиҗыентыкта

Авыруның барлыкка килүенә 50 % очракта вируслар (аденовируслар, герпес, грипп, кызылча, цитомегаловируслар) сәбәпче була. Болардан кала бактерияләр (стрептококк, стафилококк, дифтерия, сальмонелла, туберкулез микобактерияләре, хламидияләр, легионеллалар, риккетсияләр), түбән төзелешлеләр — бер күзәнәкле организмнар (трипаносомалар, токсоплазмалар), паразитлар (эхинококк, трихинелла), гөмбәләр (кандида, аспергилла, гистоплазма), инфекциясез авырулар (коллагеноз, васкулит Һ.6.), агулы матдәләр (антрациклин, катехоламин, кокаин, парацетамол, литий), радиоактив нурланышлар, аллергия (шул исәптән пенициллин, ампициллин, гидрохлортиазид, метилдопа, сульфаниламид дарулар тәэсире) китереп чыгарырга мөмкин.

Соңгы елларда миокард зарарлануы склеродермия (тиренең тоташ яки урыны-урыны белән бозылуы), системалы кызыл төче авырулары вакытында да күзәтелә дип саныйлар. Кайчак бу авыру кан сүле авыруы (сывороточная болезнь) вакытында да табыла.

Авыру 3 айга кадәр сузылырга мөмкин, бу очракта тиз уза торган миокардит дип билгеләргә була. Дәвалану 6 айга кадәр сузыла ала, ә кайбер очракта авыру еш кабатланып тора һәм бу төре хроник миокардит дип атала.

Миокардитның клиник картинасы аның нинди формада узуына бәйле.

Әгәр миокардның төп тукымасы (паренхима) зарарланса, йөрәк эшчәнлеге җиткелексезлеге синдромы барлыкка килә. Авыруларны тын бетү, йөткерү борчый. Тире күгәреп чыгарга мөмкин, кайвакыт бик көчле булмаган шешенкелек сизелә. Пульс сизелер-сизелмәс, еш була, кайбер авыруларның пульсы акрынаерга да мөмкин.

Учакчыл миокардит белән авыручыларда йөрәк мускулларының кыскару функциясе бик аз дәрәҗәдә сизелә, бу очракта йөрәк ритмы үзгәрү һәм аның үткәрүчәнлеге зарарлану беренче планга чыга. Бик еш кына бу зарарлану йөрәк карындыгы экстрасистолалары (йөрәк яисә аның кайбер бүлекләренең нормадан узып кыскаруы) формасында бара. Бик сирәк кенә йөрәкнең еш тибүе (минутына 100 дән артык тибеш) — пароксизмаль тахикардия (кинәт кенә башланып, кинәт кенә бетүче тахикардия өянәгенә бәйле аритмия) белән бергә бара.

Диффузлы миокардит йөрәк куышының диффуз киңәюе һәм йөрәк җиткелексезлеге белән характерлана. Моңа кадәр булган зарарлану аны инфекцияләргә бик бирешүчән итә. Авыру процессында төп инфекция температураны күтәреп, организмны агулавы белән алгы планга чыкса да, йөрәккә зыян килү дәвам итә. Бик сирәк очракларда, миокардит авыруы бик көчле булып, фаталь аритмия күзәтелгәндә, авыру кинәт кенә үлеп китәргә мөмкин, диагноз мәетне ярганда гына куела.

Гадәттә, диагноз кую өчен, ЭКГ, ЭхоКГ аппаратлары белән тикшерү уздыралар. Миокард бик көчле зарарланган булса, йөрәкне рентген белән дә тикшерәләр. Температура күтәрелгәндә, СОЭ (эритроцитларның утыру тизлеге) күрсәткече югары була. Шулай ук буыннар, мускулларда үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.

Диффузлы миокардит диагнозы куелган очракта физик активлыкны киметергә кирәк. Хастаханәгә ятып дәвалану таләп ителә, авыруның хәле мөшкел булганда, табиблар 2 атнага кадәр урын өстендә яткырып дәвалыйлар. Җиңел формада булганда, миокардит дәваланмыйча да узып китәргә яки йөрәк җиткелексезлеге хроник формага күчәргә мөмкин.

Кайбер очракларда озакка сузылган миокард дисфункциясенә (йөрәк тукымасы функциясе бозылу) китерә.

Миокардит авыруының профилактикасы — ОРВИ, грипп авырулары вакытында саклану режимы булдыру һәм тиешлечә дәва алу. Гриппны «аяк өстендә» уздырырга ярамый. Ревматизм авыруы булган кешеләргә профилактика йөзеннән ел дәвамында ай саен бензилпенициллин бензатины һәм прокаин-бензилпенициллин даруларын кабул итү ярдәм итә.

Искәрмәләр үзгәртү