Минһаҗ Конов[1], Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев (рус. Конов Мингаз Гайнутдинович, 18931934) — сәясәтче, инкыйлабчы, мөхәррир, ТАССР халык комиссары урынбасары. 1917 елдан РСДРП (б) әгъзасы.

Минһаҗ Конов
Файл:.jpg
Туган телдә исем Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев
Туган 15 февраль 1893(1893-02-15)
Казан губернасы Лаеш өязе Күн авылы
Үлгән 1934(1934)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Ленинград көнчыгыш университеты[d]
Һөнәре журналист, педагог
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1893 елның 15 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Питрәч районы) Күн авылында туган. Казанда мәдрәсә тәмамлагач, ике ел Яңавыл авылында (хәзерге Биектау районы) балалар укыта.

Төньяк фронтта үзгәртү

1915 елда армиягә алына. Төньяк фронтның 5 нче армиясенә эләгә. Рус гаскәрләре бу вакытта 3 млн артык кешесен югалта. Шунлыктан армиядә сугышка каршы булучылар күбәя. Большевиклар империалистик сугышны ватандашлар сугышына әйләндерү өчен үгетләү алып бара. 1917 елның 13 маенда М. Конов РСДРП (б) әгъзасы була. 1918 елның гыйнварында Төньяк фронт мөселман сугышчылары конференциясендә фронт мөселман комитетына сайлана, «Сугыш сафы» газетасында эшли башлый. Газетаның 11 саны гына чыгып кала. Алман гаскәрләре һөҗүмгә күчкәч, Төньяк фронтның мөселман комитеты әгъзалары Петроградка күчә һәм эчке Россия мөселманнары эше буенча комиссариатка кушыла. Анда М. Конов комиссариатның басма органы булган «Чулпан» газетасында хезмәттәшлек итә. Кызыл Армия сафларына татар һәм башкортларны язу буенча эш җәелдерә. 1918 елның мартында Үзәк мөселман комиссариаты Петроградтан Мәскәүгә күчкәч, Кызыл Армиянең I татар-башкорт батальоны комиссары итеп билгеләнә. Иреклеләрне яздыру өчен Пенза, Тамбов губерналарына чыга. Акларга каршы Сызран, Казан, Ижау янында сугышларда катнаша. 1918 елның 31 маенда Хәрби эшләр буенча халык комиссариаты Үзәк мөселман хәрби коллегиясен (рус. Центральная мусульманская военная коллегия, ЦМВК) раслый. М. Конов коллегиянең хәрби бүлгеләр төзү өчен җаваплы әгъзасы итеп сайлана. Мәскәүдә «Милли шура»ны ябу турында карар чыгаруда катнашы бар.

Казанда үзгәртү

Ак чехлар һөҗүме башланагач, 1 августта Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Мәскәүдән Казанга күчә. Казан алынгач, М. Конов һәм башкалар Арчага В.М. Азин гаскәрләре янына чигенә. 10 сентябрьдә Казан ак чехлардан азат ителә. Аннары М. Конов РСФСР хәрби эшләр буенча халык комиссариатында бүлек мөдире ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1918 елның 4-12 ноябрендә Мәскәүдә узган I Бөтенроссия мөселман коммунистлар корылтаенда катнаша. 1920 елның гыйнварында Казанда «Эшче» газетасы җаваплы мөхәррире итеп билгеләнә. 1920 елның 1 сентябреннән ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары урынбасары.

Ленинградта Көнчыгыш педагогика институтын тәмамлый (1929). «ССРБ халыклары тарихы» белгечлеге буенча Татар педагогия иститутында аспирантура тәмамлый. 1931-1934 елларда Казан педагогия техникумында һәм Хезмәтне фәнни оештыру институтында укыта.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Туган авылы исемен фирка псевдонимы итеп алган