Минтимер Шәймиев урамы (Назрань)

2015 елның 2 апрелендә Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме Ингушетиянең иң зур шәһәрләренең берсе – Назраньның үзәк урамына бирелә.

Минтимер Шәймиев урамы

Урам шәһәрнең җанлы өлешенә туры килә, аның яныннан Назрань – Мәскәү тимер юлы, шулай ук Ингушетияне Төньяк Осетия белән тоташтырган автомобиль юлы уза.

Тантанада бик күп шәһәр халкы катнаша, Назраньда яшәүче йөзләгән татар диаспорасы вәкилләре бәйрәмгә үзләренең гаиләләре белән килә.