Минас Аветисян (әрм. Մինաս Ավետիսյան; 20 июль 1928 ел, Әрмән ССРның Ахурян районы Джаджур авылы — 24 февраль 1975 ел, Ереван, Әрмән ССР ) — әрмән рәссамы.

Минас Аветисян
Туган телдә исем әрм. Մինաս Ավետիսյան
Туган 20 июль 1928(1928-07-20)[1][2][3][…]
Джаджур[d], Ахурянский район[d], Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[4][5]
Үлгән 23 февраль 1975(1975-02-23)[6][7] (46 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[5]
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Күмү урыны Тохмахское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Государственный колледж искусств имени Паноса Терлемезяна[d], Ереван дәүләт сәнгать-театр институты[d][4] һәм И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d][4]
Һөнәре рәссам
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[4]
Җефет Гаяне Мамаджанян[d]
Балалар Нарек Аветисян[d]

 Минас Аветисян Викиҗыентыкта

Комила, Хачатурян, Сарьян, Тертерян, Сенная, Горки, Аветисян, Орбели, Симонян

1960 һәм 1975 еллар арасында Аветисян 500-ләп картина, шул чама ук рәсем, 20 зур фреска һәм дистәдән артык театр тамашасы өчен проект эшли. Иҗаты дөнья сынлы сәнгатендә зур урын биләп тора.

1988 елда Спитакта җир тетрәгәндә Гюмрида аның фрескаларының бер өлеше һәм туган авылы Джаджурдагы туган йорты җимерелә.

Биографиясе үзгәртү

Крестьян гаиләсендә туа.

  • 19471952 — Ф. Терлемезян исемендәге Ереван сәнгать мәктәбендә укый.
  • 19521954 — Ереван сәнгать-театр институтында укый.
  • 19521954 — И. Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, һәйкәл кою һәм зодчество институтында укый.
  • 1960 елдан — Ереванда яши.
  • 1962 — Ереванда «Биш рәссам» экспозициясе эшләнә, ул рәссамга зур танылу китерә.
  • 1968 — Әрмәнстанның атказанган рәссамы исеме бирелә.
  • 1972, 2 гыйнвар — Ереванда рәссамның остаханәсендә янгын чыга.

1975 елның 24 февралендә тротуарга килеп менгән автомобильгә тапталып һәлак була. Күпләр Минас үтерелгән дип уйлый[8].

Хәтер үзгәртү

  • 2000 елда Әрмәнстанда Аветисянга багышланган почта маркасы чыга.
  • рус шагыйрәсе Юнна Морицның «Армения» (1983) дигән шигъри дилогиясенең икенче өлеше Аветисянга багышланган (беренче өлеше шагыйрь Паруйр Севакка багышланган).

Иҗаты үзгәртү

Минас Аветисян иҗатының өлгергән чоры әсәрләре контраст төсләрдә, эре экспрессив эзләр белән төшерелгән, аларда фовизм принциплары урын алган. Әсәрләрендә Кавказ аръягы сәнгате традицияләре дә зур чагылыш тапкан. Останың пейзажлары, автопортретлары, жанрлы-символик авыл мотивлары үзенең эстетик асылын күрсәтү ысулы дип бәяләнә. Минас Аветисян, гомуми алганда француз модернына һәм XX гасыр башындагы иртә авангардка тартылса да, үз заманына хас булган Рәсәйчә «кырыс стильгә» дә якын тора. Театр рәссамы һәм живописец-монументалист буларак та уңышлы эшли.

Эшләре үзгәртү

  • Лаваш пешерәләр, 1972— Ереван хәзерге заман сәнгате музее
  • Әңгәмә,1973-Шәхси тупланма-[1]
  • Хачкарлы күренеш, 1974— Ереван хәзерге заман сәнгате музее
  • А. Спендиаров исемендәге Опера һәм балет театрында А. Хачатурянның Гаянэ балеты сценографиясе, 1974.
  • Гюмрида завод интерьерларын бизәү, 19701974.

Кинода үзгәртү

  • Цвет армянской земли (1969) — дусты режиссер Михаил Вартанов фильмында
  • Минас. Реквием (1989).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Sokolov M. N. Avetisyan, Minas // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — ISBN 978-1-884446-05-4doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T005305
  3. Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online / Hrsg.: A. Beyer, B. SavoyB: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088doi:10.1515/AKL
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Армянская краткая энциклопедияՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1990.
  6. Մինաս Ավետիսյանի հիշատակի օրն է
  7. Խորհրդային տարիների գրաքննության հետևանքով Մինաս Ավետիսյանի մահվան օրը նշվել է այսօր
  8. Минас: Реквием

Сылтамалар үзгәртү