Милли университет (концепция)

Татар Милли университетлары концепцияләре - Татар милли университет булдыру шартларын, ысулларын, нигезләрен күзаллау, XX-XXI гасырлар арасында көн кадагына куелган төп сорауларның берсе.

Милли университетка багышланган җыен

Беренче Милли университет проекты үзгәртү

1990 елда Татарстанның дәүләт программасына Татар милли университет булдыру карары керә[1]. 1993 елның 20 сентябрендә алдынгы милләтпәрвар татар галимнәре тарафыннан татар тарихында беренче Татар милли университеты ачыла[1]. Университетның ачылу чаралары Профсоюзлар урамының 15 йортындагы "Укытучылар йортында" уза.

Укытылган фәннәрнең күпчелек өлеше татар телендә татар уку китаплары буенча алып барыла. КАИның физика-математика фәннәре докторы Гали Даутов 4 томлык физика китапларын, КХТИ галиме Абрик Вәлиуллин "Гамәли механика", Хисамиев химия фәненнән дәреслек, төзелеш институты галиме Шакирҗанов теорик механика дәреслеген, Фәрзәнә Кулеева белән Рәфкать Рәхмәтуллин ике математика дәреслекләрен татар телендә алдан әзерлиләр[1]. Бу китаплардан калмый КДУ галиме Равил Һади тарафыннан ике информатика дәреслекләре, Гөлнара Арсланова тарафыннан - инглиз теленнән тәрҗемә ителгән методик кулланмалар һәм күнегүләр татар телендә җитештерелә[1]. Бу дәреслекләрдән һәм әсбаплардан тыш, иртәрәк бастырылган китаплар да кулланыла, шул исәптә И.А.Алексеев язган "Югары математика нигезләре" (1953) дәреслеге[1]. Шулай итеп, югары уку йорты математика, физика, химия, информатика, инглиз теле һ.б. фәннәрдән уку китапларын булдыра. Университет галимнәре һәр бүлекнең җәдвалын, календарь планнарын һәм башка күпчелек оештыру сорауларын чишәләр[1].

Университетның төзелеше 6 факультеттан гыйбарәт: икътисад, филология, тарих-археология, медицина җиһазлары, техник технологияләр һәм юридик факультетлары[1]. Дәресләр Татарстан ФА өч әгъзасы, фән докторлары, кандидатлары һәм югары мәктәпләр укытучылары тарафыннан алып барыла[1]. Дәресләрнең күпчелек өлеше татар телендә һәм кечкенә генә өлеше рус телендә алып барыла[2].

Университетның ачылу вакытыннан ук көн кадагына рәсмиләштерү соравы баса. Фәндәс Сафиуллин тарафыннан бу тәкъдим Татарстанның Югары Советына ирештерелә һәм 1994 елның 20 июлендә рәсми югары уку йорты дәрәҗәсендәге Татар милли университет булдыру ниятен хуплый[3]. Бу карарның үтәлүенә бер ел вакыт куела, әмма университет 1995 нче елда гамәлгә куелмый кала[3]. Зур тырышлык нәтиҗәсендә университетка "Татарстан Республикасы югары йорт эшлеклеләренең иҗтимагый берләшмәсе" дигән генә лицензия Юстиция министрлыгы тарафыннан булдырыла[1].

Югарыда кайбер сурәтләнгән казанышларга карамастан, барлык укытучылар бушлай белем бирә, университетның үз бинасы булдырылмый, укучылар рәсми диплом алмый[1]. Бу кыенлыклар нәтиҗәсендә укучылар саны саега һәм университет ябылуга дучар була[2]. Университет эшләгән дәвердә 700 гә якын укучы татар телендә югары белем ала, һәр курс уртача 70-80 кеше тәшкил итә[2]. Университетны тергезүгә юнәлтелгән күп пикетлар һәм митинглар үткәрелә, әмма алар уңай нәтиҗәгә ирешми[1].

Яңа проектлар үзгәртү

2000-2010 нчы елларда яңа татар милли университет соравына багышланган күп җыеннар урын ала, шул исәптән 2016 елның 7 июлендә ТИҮдә түгәрәк өстәл уздырыла, 2017 елның 18 ноябрендә "Акыл фабрикасы" кысаларында “Милли университет: хыяллар, чынбарлык, концепция” стратегик сессия уздырыла[4]. Бу җыенда өч концепция тәкъдим ителә.

Әлфрид Бустанов концепциясе үзгәртү

Петербургның Европа университеты галиме Әлфрид Бустанов Татар милли университетын кечкенә мобиль югары уку йорты буларак күзаллый. Аның ачылуында төрле эре ширкәтләр ярдәмендә булдырылган фонд иганәче ролен башкарачак дип фаразлый[5]. Әлфрид Бустанов концепциясе буенча, университет шәхси булачак, ягъни хөкүмәт ягыннан ярдәмгә лаек була алмыячак[4]. Бу университет күптелле белем бирүгә юнәлтеләчәк, һәм анда халыкара мохит туачак[4]. Бу университет югары дәрәҗәдә һәм иң соңгы таләпләрне күзаллап белем бирергә, чит илләрдәге алынган белемнән ким булмаска тиеш[4].

Юлай Шамилуглы концепциясе үзгәртү

Мэдисон университеты галиме Юлай Шамилуглы үзенең концепциясен 2002 елда булдырган һәм элегрәк Минтимер Шәймиевны бу концепция белән таныштырган[4]. Бу концепция гадәти АКШ хәзерләтү программаларына нигезләнә һәм күп финанс кертем таләп итә[4].

Илшат Сәетов концепциясе үзгәртү

РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов концепциясе буенча, милли университет булдыру шартлары эзлекле рәвештә төзелеп барырга тиеш. Мисал итеп, 2018 елда университет темаларына җыелышлар, лекторийлар, проектлар уздырыла[4]. 2021 елда бер юнәлештә магистратура булдырыла, киләсе елда юнәлешләрнең саны әкренләп икегә арта[4]. Бу проектның төзелү вакыты гына түгел, финанс чыгымнар ягы да исәпләнгән[4].

"Ачык университет" проекты үзгәртү

Озак вакыт дәвамында зур авырлыклар кичереп, 2019 елда яңа проект тормышка аша. Бу "Ачык университет" проекты шәхси акчаларга[6], Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бирелгән 1 млн сум акчага үсешен әкренләп дәвам итә һәм лицензиясен дә булдыра[6].

Шулай да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Фәрзәнә Кулеева: Милли университет кирәк madanizhomga.ru
  2. 2,0 2,1 2,2 Милли университетта татар мохите иде ireklesyuzweb.wordpress.com
  3. 3,0 3,1 "Татарлар – җитәкчеләре милли университетка каршы булган бердәнбер халык" azatliq.org
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 Милли университет – хыял, әмма чынга ашмаслык түгел - профессор Әлфрид Бустанов tatar-inform.tatar
  5. Акыл фабрикасы: мәктәптән милли университетка кадәр. Татарның моңа куәте бармы? azatliq.org
  6. 6,0 6,1 "Ниятебез — милли университет тарафына юл тоту" azatliq.org