Мидхәт Булатов (18 апрель 1907(1907-04-18), Тубыл гөбернәсе, Россия империясе
Исән, Ворогушино авыл җирлеге[d], Тубыл районы, Төмән өлкәсе, СССР2004) — архитектор, Үзбәкстан ССРның атказанган төзүчесе (1976), Халыкара архитектура академиясенең мактаулы академигы, Көнчыгыш илләренең халыкара архитектура академиясенең мактаулы академигы, «Интерарх» халыкара биеннале алтын медале иясе (София, 1988 ел), архитектура докторы, аның исеме Халыкара хәйрия фондына бирелгән.

Мидхәт Булатов
Туган 18 апрель 1907(1907-04-18)
Тубыл гөбернәсе, Россия империясе яки Исән, Ворогушино авыл җирлеге[d], Тубыл районы, Төмән өлкәсе, СССР
Үлгән 2004
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
 СССР
Әлма-матер Питырбур дәүләт мигъмарият-төзелеш университеты
Һөнәре мигъмар, публицист
Җефет Булатова, Вера Андреевна[d]

Биография үзгәртү

Мидхәт Булатов 1907 елның 18 апрелендә Тубылдан ерак түгел урнашкан бер авылда туа. Әтисе — Сәгадетдин Мөхәммәт Булатов — мех эше белән шөгыльләнә һәм авылда староста була, сәүдәгәрнең приказчысы булып хезмәт итә. М.Булатовның әнисе — Мөхибҗамал Авазбаки кызы Бекшенева Тубыл шәһәренең хәлле гаиләсеннән була. Авылда төрки-мәҗүси халык яши — бохаралылар, ясаклы татарлар һәм казаклар. Җәдиди мәктәп эшли, М.Булатов шунда белем ала.

Тубыл, Казан, Ленинградта укый, ә Мәскәүдә булачак тормыш иптәше Вера Андреевна Левина белән таныша һәм 69 ел бергә гомер итәләр.

Чирек гасырга якын ул Ташкентның баш архитекторы була. 1966 елгы җир тетрәүдән соң, М.Булатов җитәкчелегендә шәһәрне торгызу буенча зур эш башкарыла. Борынгы фәлсәфәчеләрнең мирасын өйрәнә, проектлар конкурсларында катнаша һәм зур җиңүләр яулый.

Академик фәнни кадрлар тәрбияләүгә дә күп вакыт бирә, 97 яшькә кадәр яшәгән һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләгән галимнең укучылары әле дә аның проектлары өстендә эшләүне дәвам итәләр.

Сылтамалар үзгәртү