'Мелиорация (лат. melioratio — яхшырту) — авыл хуҗалыгы культураларының продуктивлыгын арттыру максатыннан эшләнгән хуҗалык һәм техник эшләр комплексы җыелмасы.

Мелиорация
Сурәт
 Мелиорация Викиҗыентыкта

Ул агротехнологиядән мелиорация объектларына озаграк вакыт тәэсир итеп торуы белән аерыла.

Икенче төрле итеп әйткәндә, мелиорация ул - яхшырак уңыш җыю максатыннан, җирнең сыйфатын арттыру эшләре.

Россиядә мелиорация үзгәртү

Мелиорация буенча беренче оешма Россиядә 1894 елда Россия Империясе җир эшләре Министрлыгы каршында эшләнә. Җитәкчеләре булып генерал И. П. Жилинский һәм кенәз В. И. Масальскийлар торалар.

Мелиорация төрләре үзгәртү

  1. гидромелиорация;
  2. агролесомелиорация;
  3. культуртехник мелиорация.

Моны да карагыз үзгәртү